

Депутат Виталий Милонов махсус хәрби операциядә катнашуын язган.
“Позывноем –Густав. Мин танкларга каршы артиллерия батареясе наводчигы. Коралым – “Рапира”МТ-12”, – дигән ул “ВКонтакте” челтәрендә хәрби киемдә фотога төшеп, званием– кече сержант, дип тә өстәгән ул.
Дәүләт Думасы депутаты 48 яшьлек Виталий Милонов өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдереп гариза язган. Һәм ул инде Донбасста.
Милонов сүзләренчә, бу позывнойны ул берничә ел элек сайлаган. Тәүге тапкыр ул ДНРның Халык милициясендә 2015 елда хезмәт иткән. Депутат коралдан гына түгел, снайпер винтовкасыннан да атарга өйрәнгән. Махсус хәрби операция башлануы игълан ителгәннән соң, ул ДНРга 8 тапкыр барып кайткан инде. Моннан тыш, Милонов Донбасста узучы референдумда халыкара күзәтүче сыйфатында булачагын да сөйли.
“Әле мин танкларга каршы артиллерия батареясендә ярдәм итәм. Әмма референдумнан соң, мөмкинлегем булса, миңа рөхсәт итсәләр, кайтып Дәүләт Думасындагы тавыш бирүдә катнашыр идем, бу тавыш бирү Донбасс белән Русиянең юридик яктан кушылуына үз өлешен кертер иде. Кайтып җитәрмен дип өметләнәм”, – ди ул.
Чыганак: lenta.ru