Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 сентябрь , 15:59

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкына мөрәҗәгать итте

Кадерле якташлар!  

Башкортстан  Башлыгы Радий Хәбиров республика халкына мөрәҗәгать итте
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкына мөрәҗәгать итте

Кадерле якташлар!

 

 Без бик гади булмаган, катлаулы чорда, асылда, борылыш чорында яшибез. Безнең илгә тышкы яктан зур басым ясала. Әмма без сезнең белән һөҗүмгә ныклы каршы торабыз. Чөнки иң мөһимен күрәбез: Владимир Путин җитәкчелегендәге Русия дөньяда абруен кире кайтара. Хәрби, икътисади көчен арттыра. Яңадан көчле державага әверелә. Мондый Русия дошманнарны куркыта, аларда ярсу тудыра. Һәм алар безнең уртак йортыбызга курку һәм хаос чәчәргә тырыша. Аларның максаты – илебезне көчсезләндерү , таркату һәм ахыр чиктә юк итү.

Русия ул – сезнең белән без, күп гасырлар дуслар һәм туганнар кебек 

бер булып яшәүче  урыс, башкорт, татар, мари, удмурт, чуваш һәм йөзләгән  башка халыклар. Шатлык- югалтуларны бергәләп уртаклашалар, ватанны яклауга иңгә-иң терәп басалар. Шәйморатов һәм Достовалов, Серафимов, Илһамов, Насыйбуллин кебек. Донбасста нацистларга һәм наемникларга каршы  көрәшүче меңләгәнРусия сугышчылары кебек.

Русия Президенты, Югары Башкомандующий Владимир Владимирович

Путин өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга кул куйды.  Бу – мәҗбүри, ләкин кирәкле һәм уйланган карар. Безнең бурычыбыз Ватанны, Донбассның, Херсон җиренең, Запорожьеның тугандаш халыкларын яклауга бердәм фронт булып басу. Русиялеләр илнең бәйсезлеген һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүгә ышана ала. Безнең армия иң яңа коралга ия, аның күп төрләренең дөньяда тиңе юк.

    Мобилизация турындагы карар барлык ир-егетләргә дә кагылмый. Сүз запаста торучылар, хәрби тәҗрибәсе, кирәкле хәрби-исәпкә алу белгечлеге һәм ныклы сәламәтлеге булганнар турында бара. Безнең резервчылар һәрвакыт үзләрен Ватанның чикләрен яклау өчен чакыра алуларын белә иде һәм моңа әзер булдылар. Мондый вакыт җитте. Республика хәрби комиссариаты  барлык кирәкле чараларны да үткәрә. Республикада Югары Башкомандующий указын үтәү эшен координацияләүче мобилизацион штаб төзелде. Ышанам, без дәүләт башлыгы куйган бурычларны  вакытында һәм нәтиҗәле хәл итәрбез.

Хөрмәтле депутатлар!

Мин сезне округларда мәгълүмати эшне тулысынча җәелдерергә чакырам.Районнарга һәм шәһәрләргә чыгыгыз, кешеләр белән очрашыгыз, аларга өлешчә мобилизация турындагы указның нигезләмәләрен, махсус хәрби операция бурычларын аңлатыгыз.

Без куркыныч дезинформациягә каршы торырга тиешбез һәм аңа ныклы киртәләр куярга бурычлыбыз.

Моның өчен тулы куәткә патриотик пропаганда эшен алып барырга тиешбез, һәр кеше әлеге вакыйгаларны ачык күрсен, аңласын өчен. Әлеге вакытта бу аеруча мөһим.

Шулай ук комитет утырышларында махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү буенча икътисади мобилизация шартларына бәйле рәвештә гамәлдәге законнарга тиешле үзгәрешләр кертү турында да киңәшләшегез.

Алар – чын геройлар. Шуңа күрә алар безнең хәстәрлек һәм игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Хөрмәтле башкортстанлылар! Кадерле якташлар!

Әле тоташ ил буенча уртак җиңүгә тизрәк ирешү өчен бөтен җәмгыятьне берләшергә чакыру яңгырый. Башкача булмый да!

Башкортстанның илебезнең оборона калканын ныгытуга керткән өлеше  һәрвакыт бик зур булды. Шулай булды һәм  булачак. Мин ышанам: без сынатмабыз!

Хөрмәтле коллегалар!

Бу хәлиткеч, җаваплы мизгел бездән аерым түземлелек, аңлы булу, бердәмлек таләп итә. Яугирләргә һәм махсус операция  бурычларын үтәргә җыенучыларга шуны әйтәсем килә: Без һәрвакыт сезнең белән! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Без хаклы! Җиңү безнең якта булачак!

Фото: selnivi.ru

Башкортстан  Башлыгы Радий Хәбиров республика халкына мөрәҗәгать итте
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкына мөрәҗәгать итте
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в