

Һөнәри керемгә салым (НПД) түләүче физик берәмлекләр саны 4 меңгә арткан, бу, агымдагы елның августындагы белән чагыштырганда, 3,7 % ка артыграк.
Теркәлгән үзмәшгульләрнең 2,2 % ы машина йөртүче булып эшли, 2,1 % төзелеш өлкәсендә хезмәт сала, 2,1 % ы пассажирлар ташу белән мәшгуль, 2 % ы мәгълүмат хезмәтләре күрсәтә һәм 1,9 % ы үз производствосына ия. Үзмәшгульләрнең 64,3 проценты үз эшчәнлеген күрсәтмәгән (ОКВЭД).
Бу чорда үзмәшгульләрнең гомум кереме 18,1 млрд. сум тәшкил иткән, исәпләнгән салым - 0,7 млрд. сум.
– Үз-үзеңне эш белән тәэмин итү режимы - акча эшләү, осталыкларыңны акчага әйләндерү өчен альтернатив ысулның уңайлы һәм инде яхшы көйләнгән механизмы. Үзмәшгульлек статусы, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән беррәттән, дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Башкортстанда үзмәшгульләр саны арта, бу хезмәт базарында да, тулаем төбәк икътисадында да уңай чагылыш таба, - дип ассызыклады эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
2022 елның сентябреннән башлап НПД түләүче физик берәмлекләрнең җитештергән продукцияләрен вакытлы павильоннарда, ял көне ярминкәләрендә һәм фестивальләрдә шәхси эшкуарлар белән беррәттән сату мөмкинлеге туды.
Шуның нәтиҗәсендә үз продукциясен сатуның өстәмә каналы аграр секторда мәшгуль булган үзмәшгульләрдә дә барлыкка килде. Шәхси хуҗалык алып баручы үзмәшгульләр өчен еллык 1-5 процент ставкасы буенча ташламалы кредитлар булдырылды. Бу кыска вакытлы кредитларга да, 12 елга кадәр инвестиция кредитларына да кагыла. Мондый ярдәм үзмәшгульләргә үз продукциясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә этәргеч булачак.
Искәртеп узабыз, махсус салым режимына физик берәмлекләр, шулай ук хосусый эшкуарлар күчәргә мөмкин. НПД түләүче статусын балигъ булган гражданнар гына түгел, 16 яшь тулган кешеләр дә алачак. Ата-аналар рөхсәте белән үзмәшгульләргә 14 яшь тә булырга мөмкин.
Үзмәшгульләр статусын түбәндәге кушымталар аша алырга мөмкин:
- "Минем салым" мобиль кушымтасы;
- Федераль салым хезмәте сайтында үзмәшгульнең шәхси кабинеты;
- банкларның берсенең мобиль кушымтасы. Федераль салым хезмәте сайтында исемлек бар;
- "Дәүләт хезмәтләре" порталы.