Көнүзәк
20 сентябрь 2022, 08:47

Иң югары пенсияне кемнәр ала?

Белгеч бу сорауга җавап бирде. 

Русия Халыклар дуслыгы университеты икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева пенсия күләмен билгеләүче факторларны атады.

Эксперт әйтүенчә, Росстат безнең илдә квартал саен һәм ел саен төбәкләр белән чагыштырып, уртача пенсия күләменә мониторинг үткәрә. Бер төбәк эчендә генә дә саннар төрлелеге күзәтелә. Төбәкләр арасындагы аерма ике тапкыр.

«2022 елның 1 гыйнварына иң зур уртача пенсия – Чукотка автономияле округында. Ул 27 мең 842 сум тәшкил итә. Иң кечкенәсе – Дагыстанда, 12 мең 627 сум», – ди белгеч.

Түләүләр күләме кешенең һөнәренә дә бәйле. Иң күп пенсияне сәясәтчеләр, түрәләр, артистлар һәм космонавтлар ала.

Григорьева сүзләре буенча, гражданин, шәхси пенсия программасын ачып яисә корпоратив программага кушылып, пенсияне арттырырга хокуклы. 

Чыганак: ria.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас