Көнүзәк
19 сентябрь 2022, 16:06

Урак- 2022

Бәрәкәтле булсын.

Урак- 2022Урак- 2022
Урак- 2022

Бәрәкәтле булсын.

Бүген Хөкүмәттә Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә урак кампаниясе турында да сүз барды. Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 19 сентябрьгә аграрийларның бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культураларның 91 проценты җыелуын әйтте.

Әлегә барлыгы 4,6 млн тонн иген җыелган, уртача табыш гектарыннан 29,3 центнер. Лидерлар– Стәрлетамак, Илеш, Чакмагыш, Мәләвез, Авыргазы, Дәүләкән һәм Хәйбулла районнары. Һәркайсысында 160 мең тонна ашлык суктырганнар.

– Һава шартларының яхшы торуын исәптә тотып, без бу атнада бөртеклеләрне җыеп бетерүне планлаштырабыз, – диде Илшат Фазрахманов. - Хуҗалыкларда майлы культураларны җыю дәвам итә. Барлык районнарда дип әйтерлек шикәр чөгендерен чыгара башладылар. Бу татлы тамыр гектарыннан уртача  – 262 ц.. План күрсәткече буенча узган елга караганда югарырак һәм ул 1,2 тонна тәшкил итә. Аннан тыш, төбәктә уҗым чәчү һәм мал азыгы әзерләү дәвам итә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл хезмәтчәннәренә урып- җыю эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде.

Урак- 2022
Урак- 2022
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас