

Бүген "Уфа-арена" боз сарае алдында "Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе" Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсы башланды. Конкурс "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектын гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында уздырыла һәм «Транспорт һәм төзелеш» Халыкара конгрессы мәйданчыкларының берсе буларак билгеләнә.
Өч көн дәвам итәчәк бәйгеләрдә Русиянең 18 төбәгеннән 55 транспорт оешмасы вәкиле үз осталыкларын күрсәтәчәк. Бәйгеләр 10 тонналы һәм 10 тоннадан артык автомобиль классларында уза.
Конкурсның приз фонды 1 млн. сум тәшкил итә.
Ачылу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Алан Марзаев, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.
Алан Марзаев катнашучыларны Башкортстан Башлыгы исеменнән сәламләде һәм катнашучыларга иң яхшы тәҗрибәләрне үрнәк итеп алырга кинәш итте.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ