

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә 2023 елда Ростуризмнан алачак 336 миллион сум грантның кайда тотылачагы турында хәбәр итте.
Башлык әйтүенчә, бу акча яңа туристик маршрутларга, кемпинглар, пляжлар, сулыклар янында ял зоналары төзүгә, шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән туристлар өчен шартлар булдыруга юнәлтеләчәк, мәгълүмат үзәкләрен җиһазландырачаклар.
“Башкортстан – матур республика. Безнең кунакларга күрсәтер урыннарыбыз күп: урманнарыбыз, күлләребез, шифалы чыганакларыбыз, геологик һәм тарихи һәйкәлләребез бар. Әмма туристларга бу гына аз. Алар өчен уңайлы шартлар да булырга тиеш, яхшы инфраструктура кирәк”, - ди ул.