Көнүзәк
22 август 2022, 14:31

Без дә читтә калмыйбыз!

Русиялеләр "Курск сугышы" мемориаль комплексының иң яхшы проектын сайлый.

Без дә читтә калмыйбыз!Без дә читтә калмыйбыз!
Без дә читтә калмыйбыз!

Русиялеләр "Курск сугышы" мемориаль комплексының иң яхшы проектын сайлый.

Халык ике проект өчен тавыш бирүдә катнаша:

1 проектны Илья Глазунов исемендәге Русия рәсем сәнгате академиясен тәмамлаучылар тәкъдим итә. Рәссамнар Курск сугышының беренче этабына басым ясаган. Совет пехотасы, танклар һәм артиллерия җитмәүгә карамастан, тере калкан белән вермахтның элиталы танк частьларына каршы торган.

Е. Вучетичның гамәлгә ашырылмаган проекты белән «Греков студиясе» проекты. Монда Советлар Союзы һәм Германия армияләренең бәрелеше күрсәтелә, алар аллегорик яктан хәрби техника элементлары булган ике чөй-ук рәвешендә сурәтләнгән.

Тавыш бирү 23 августта тәмамланачак. Нәкъ шул көнне 1943 елда Курск сугышында немец-фашист гаскәрләре совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә.

Курск сугышының 80 еллыгына мемориаль комплекс булдыру белән Русия Президенты күрсәтмәсе буенча Русия хәрби-тарихи җәмгыяте Курск өлкәсе хакимияте белән берлектә шөгыльләнә.

Ошаган эш өчен түбәндәге сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин: [url=https://rvio.histrf.ru/]https://rvio.histrf.ru/[/url]

Фото: rvio.histrf.ru

Без дә читтә калмыйбыз!
Без дә читтә калмыйбыз!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас