

Тынгысыз хезмәт уңышлары – 2,1 миллион тонна!
Республика игенчеләре барлык мәйданның 40 процентыннан ашлык җыеп алдылар.
"Безнең игенчеләр 2,1 миллион тонна ашлык җыеп алды да инде. Быел уңыш яхшы, гектардан уртача 30 центнер чыга. Ә гадәти булмаган август эсселеге безгә ярдәм итә – сыйфатлы ашлык хәзерлибез.
Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән барлык мәйданнарның 40 процентын суктырдылар. Көзге культуралар чәчү өчен планлаштырылган 500 мең гектарның 12 проценты әзер инде.
Без башка культуралар турында да онытмыйбыз. Шимбә көнне Кыйгы районында "Җитен-2022" семинары үткәрелде. Без аны чәчәбез дә, уңышлы үстерәбез дә. Бу культураны үстерү нечкәлекләре бар, семинарда шуларны тикшерделәр.
Җитен - рентабельле культура, туфрак составына яхшы тәэсир итә. Быел Башкортстанда җитен мәйданнары 68,7 мең гектар тәшкил итте, бу, 2021 елга караганда, 13 процентка күбрәк", - дип язды бүген социаль челтәрләрдә Республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: tuvest.ru