

Социаль челтәрнең ябылуы эшкуарларга зыян китерә.
Россиядә Инстаграмны янә ачарга тәкъдим иткәннәр. Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисе Александр Демин Генераль прокуратурага шундый мөрәҗәгать керткән.
Ул социаль челтәрнең Русия законнарын бозу-бозмавын тикшерүне сорый. Әгәр закон бозулар буенча тиешле чаралар күрелгән икән, ул чагында аны ачарга мөмкин. Депутат аңлатып үткәнчә, Русиядә кече бизнес хакына шундый карар кабул итү кирәк. Социаль челтәрнең ябылуы эшмәкәрләргә зыян китерә.
Интернет буенча тикшеренүләр институты директоры Карен Казарян фикеренчә, Инстаграмны ачкан очракта да Русиядә яшәүчеләр аннан файдалана алмаска мөмкин. Meta корпорациясе (социаль челтәр – шуның карамагында) инде узган елда ук Русиядә үз вәкиллеген ачып, тыелган мәгълүматларны юкка чыгаруны планлаштырган булган. Әмма Русиягә каршы санкцияләр кертелгәннән соң корпорациянең Россия законнары таләпләрен үтәү теләге юкка чыгарга мөмкин.
Моңа кадәр Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков та Инстаграмның ачылу ихтималын белдергән иде.
Чыганак: “Ватаным Татарстан”.
Фото: lenta.ru