

Бүздәк районының “Кыдаш” хуҗалыгы умарталыгын 30 елга якын җитәкләгән Мидхәт Маликов ел саен ничек итеп мул уңыш ала? Кар эрү белән эшкә тотынган һәм татлы ризыкны тәмләп караганга кадәр күпме хезмәт салынуын умартачы үзе генә белә. “Бал ашыйсың килсә, беренче чиратта үзең бал корты кебек, хәтта аннан да тырышрак булырга кирәк”, - ди Мидхәт Заһир улы. Туган авылымдагы умарталыкны күптән күрәсем килсә дә, ничектер форсат чыкмады. Куе юкә урман куенына урнашкан умарталыкны тиз генә эзләп табармын димә. Умартачы күреген кабызып эшкә тотынды. Мин дә янында йөреп сорауларымны яудырам. Безнең сөйләшүнең кайбер өлешләрен сезгә дә җиткерәсем килде.
-Мидхәт, быел бал аз дип ишеттем, сездә уңыш ничегрәк?
-Быел җәй башының яңгырлы һәм салкынча булуы күп кенә планнарны бозды. Шулай да, авыл хуҗалыгында югары уңыш алуның нигезе көздән яхшы җилләтелгән, сыйфатлы орлык әзерләп кую кебек, умартаның да үзенчәлекләре бар. Яхшы сыйфатлы, мул бал уңышы алыйм дисәң, шулай ук көздән әзерләнергә кирәк. Кышның озын, язның озак киләсен алдан чамалап, кортларга җитәрлек күләмдә азык куйган идек көздән. Бер ояга 25-30 килодан да кимрәк бал куймыйбыз без. Рапс балларын кырып-себереп алып бетердек. Чөнки ул тиз утыра, кортлар аны ашый алмый башлый, шунлыктан, бал бетте дип уйлап, икенче рамга да күчә алмыйча, ачтан үлә. Рапс балы – кортлар өчен үтергеч ул. Гомүмән хуҗалыклар бу культураны үстерә башлагач умарталыклар зур зыян күрә башлады. Чөнки аны берничә тапкыр химик матдәләр белән эшкәртергә кирәк икән, бу бал кортларының үлеменә китерә. Соңгы елларда һава шартлары да кинәт үзгәрүчәнгә әйләнде бит. Узган елда май башыннан ук кыздыра башлады. Коры эссе озакка сузылса бал кибеп ката һәм аны кортлар алалмый. Быел киресенчә, яңгырлы һәм салкынча көннәр ай буена сузылды.Шулай да һәр эшне үз вакытында башкару мөһим. Май уртасы ояларны берләштерү, көчле гаиләләрне икегә аеру өчен дә кулай вакыт. Әгәр умартачылар моны эшләп калырга өлгерә икән, кортлар “күч аермый”, димәк, көчле кортлар үз өендә кала. Әгәр бу эш эшләнмәсә, 25 май тирәләрендә кортларның күч аеруына әзер торырга кирәк. Шул ук вакытта ясалма балавыз (вощина) тартып, рамнар куябыз. Яңа рамдагы бал үтә күренмәле, тәмлерәк була. Иске рамдагысының төсе да караңгырак, тәме дә ачырак. Соңрак, май ахыры – июнь башында магазин рамнарын да алыштырабыз.
-Соңгы елларда кортларга да төрле авырулар килеп чыгып тора. Язын аларны өстәмә ашату һәм дәвалау белән дә шәгыльләнәсездер?
-Кортларны дәвалауда кулланыла торган препаратларның яңа төрләре чыгып тора, аларны куллана белергә генә кирәк. Хәзер“Мурвьинка”, “Полисан”, Бипин”, Бисанар” препаратларын кулланырга мөмкин. Һәр препаратны ничек кулланасы инструкциясендә күрсәтелгән. Июньгә кадәр кортларны дәвалап бетерергә кирәк. Бал җыя башларга бер ай кала кортлар антибиотиклардан арынырга тиеш. Кышлыктан чыккач кортларны ашатырга кирәклеген дә онытырга ярамый. Өстәмә азык буларак, умартачылар “канди” дигән азыкны куллана, кич белән көн саен 300 грамм баллы сироп бирергә дә ярый. Бу азык кортларга үсеш өчен кирәк. Чөнки әле алар табигатьтән бал түгел, чәчәк серкәсе генә ташый. Әмма аның белән генә булмый, серкә дә, бал да ашатырга кирәк. Бу вакытта ояда азыкка ихтыяҗ зур. Чөнки яшь корт та чыга, иске кортлар да бар, гаилә ишәя. Шуңа күрә яңгырлы көннәрдә гаилә ач утырмасын, ә үрчи торган кортларга ашарга күбрәк калсын өчен сироп яки канди дигән препаратлар ашатырга кирәк. Быел җәй башы бик яңгырлы һәм салкынча салкынча торды. Өчәр атна яңгыр яуганда өстәмә азык бирмәсәң, бөтенләй умарталарсыз да калырга мөмкинсең. Мин үзем кортларны авыруларга каршы язын эшкәртмәү яклы. Көздән дәвалап калдыргач, язын моның әһәмиятен күрмим. Тик умартачылар онытмасын иде. Әгәр җирдә канатсыз кортлар йөри икән, бу – 75 процент кортның варраотоз авыруы белән чирләвен сөйли. Варраотоз кортның канатын ашый. Әгәр кортлар үрчемәсә, монысы – акарапидоз билгесе. Ул кортларның бүксәсендә йөри һәм кортны буып үтерә. Шуңа күрә, эшкә киткән корт ояга кире кайтмый, күч үрчеми.
-Соңгы елларда читтән китерелгән эре, сары буйлы һәм кара кортлар баса, алар безнең кортларны үтерә дигәнне ишеткәнем бар. Алар безнең төбәк кортларыннан көчлерәк булып чыгамыни?
-Читтән китерелгән кортлар белән безнекеләр кушылгач усал токым барлыкка килә. Бу күренеш еш очрый башлады. Яңа гына умартачылыкны эшкуарлык итәргә тырышучы яшьләр шуларны алып үрчетмәкче, чөнки аларны очсызракка китереп саталар. Ләкин аның зур минуслары бар. Алар күбрәк җылы яклардан китерелә бит, шуңа да безнең кышларны кышлый, климатка яраклаша алмыйлар.Бу кортлар март аенда ук оча башларга күнеккән, Кавказ, Казахстан, Кыргызстан климатына яраклашкан. Бездә үрчетә башлаган кешеләрнең кортлары иртә яздан, көннәр җылынмас алдан чыгып очып үлеп беткән очраклары да еш очрый.Шуңа күрә үзебезнең кортларны сакларга кирәк, чөнки алардан да яхшы токым юк.
-Сез 1993 елдан алып умартачы һөнәрендә, димәк киләсе елда 30 ел була. Зур тәҗрибәле умартачы буларак бу һөнәрне сайларга теләгән яшьләргә нинди теләкләр, киңәшләрегез бар?
-Әйе, соңгы елларда яшьләр арасында умартачы һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр саны арта бара. Эшкуар булам дип уйлаган яшьләрнең күбесе банктан зур кредит алып, күпләп умарта сатып алам да тиз генә байыйм дип уйлый. Киңәшем шул, зур кредитка батмагыз. Умартаны аны йөзәрләп түгел, бишәрләп, унарлап кына арттыра барырга кирәк. Бер көндә умартачы булып китеп булмый. Ул зур сабырлык һәм тырышлык та сорый. Йөзәрләгән умартаны үз вакытында карап, тәрбияләп торыр өчен көн озынына умарталар арасында булырга кирәк. Бал суыртканда ярдәмчеләрсез дә булмый. Бу авыр хезмәт чорында миңа тормыш иптәшем Гөлназ һәм улларым ярдәмгә килә. Китаптан укып кына чын умартачы булып булмый. Өлкән умартачылардан тәҗрибә тупларга кирәк. Моның өчен умарталыкка барып көннәр буе кортлар арасында кайнашырга кирәк. Чын дөресен әйткәндә, әгәр дә без Республиканы бөтен дөньяга билгеле бал иле итеп күрсәтергә теләсәк, һөнәри умартачылар әзерләүне арттырырга, гамәли тәҗрибә уртаклаша алырлык уку – укыту үзәкләре оештырырга кирәк.
Әйткәндәй:
Умартачылар көне Башкортстан өчен үзенчәлекле көн. Безнең умартачылыкның тирән тарихи тамырлары, меңләгән еллык тәҗрибәсе һәм традицияләре бар. Бу тенденциянең үсешенә күп факторлар ярдәм итә, иң мөһиме - уникаль табигый һәм климат шартлары, умартачылар осталыгы. Моннан тыш, безнең бу тармак өчен махсус уку йортлары бар. Хәзерге вакытта Башкортстан умартачылыкның төп күрсәткечләре буенча Русиядә алдынгы урыннарның берсен били. Умарталыклар саны һәм бал җитештерү күләме буенча республика ил буенча җиде иң эре төбәк буларак билгеле. Хәзер республикада барлык хуҗалык формаларында якынча 278 мең умарта исәпләнә. Шуларның 3 проценты эре авыл хуҗалыкларында, фермер хуҗалыкларында 9,4 һәм шәхси биләмәләрдә 87,6 проценты теркәлгән. Узган елда республика буенча 12 мең 553 тонна бал җитештерелгән. Ни кызганыч, елдан – ел эре умарталыклар саны кими бара. Бүгенге көндә300 баштан торган 13 умарталык кына калган. Районнарыбызда 147 умартачы 100 дән алып 300 гә кадәр корт гаиләсе тота. Иң күп бал җитештергән районнарны да атап үтәргә кирәктер. Мисал өчен Гафури районында – 317, Мишкәдә – 312, Иглиндә -229, Бишбүләктә – 206, Нуриманда – 195, Стәрлетамак районында, уртача 186 тонна бал җитештерелә. 1995 елда Башкортстанда "Умартачылык турында" закон кабул ителде. Аннары тармакны үстерүгә юнәлтелгән берничә норматив документ чыкты. Алар авыл хуҗалыгының иң мөһим тармакларының берсе буларак умартачылык үсешенә хокукый нигез салдылар. Закон чыгаручылар бу документларның максатын бал умарталарының җирле генофондын саклау, табигый яшәү урынын саклау, продуктларның сыйфатын саклауда күрделәр. Алар шулай ук страховка, дәүләт контроле, салым һәм ташламалар сорауларына кагыла. "Умартачылык турында" закон нигезендә, фәнни һәм производство проблемаларын чишү өчен республикада "Умартачылык һәм апитерапия" фәнни-тикшеренү үзәге булдырылды. Аның янында биш фәнни-эксперименталь умартачылык станциясе уңышлы эшли, Бу станцияләрдә биш меңнән артык умарта колониясе бар. Умартачыларны кирәкле җиһазлар, дарулар, белгечләрнең консультацион ярдәме белән тәэмин итү өчен, республиканың бөтен территориясе дүрт зонага бүленгән. 1998 елдан башлап ел саен умартачыларның республика ярышлары үткәрелә. Күптән түгел яшь умартачылар арасында шундый ук конкурс үткәрергә карар иттеләр. Анда 30 авыл җирлегеннән мәктәп укучылары катнашты. " Башкортостан балы" ярминкәләре традицион булып китте. Уфада республиканың барлык диярлек районнарыннан йөзләгән умартачыларны зур бал бәйрәме берләштерә. Закон нигезендә умартачыларны яклауга аеруча игътибар бирелә. Соңгы закон проекты да умартачылыкны үстерүгә арналган.
«Закон проектында умартачылык инфраструктурасы объектларын төзегәндә һәм урнаштырганда таләпләр тәгаенләнә. Элек зиратлар, үләт базлары, яки җитештерү һәм куллану калдыклары урнашкан, химик, токсик, радиоактив матдәләр булган урыннарда умартачылык объектларын урнаштыруны тыярга тәкъдим ителә. Умартачылык ихтыяҗлары өчен файдалануга бары тик авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлекләре яисә умартачылык алып бару аларның режимында каралган очракта башка җирләр генә рөхсәт ителәчәк. Шулай ук закон проектында бал кортларының пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулануын булдырмау чаралары каралган. Чәчүлекләрне химик эшкәртү өчен җаваплы затлар 7 километр радиуста якындагы торак пунктлар халкына башкарасы эшләре турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итәргә тиеш. Моннан тыш, халык эшләрне башкару срокларын һәм ысулларын, кулланыла торган пестицидлар һәм агрохимикатларның исемнәрен, аларның куркыныч классын, умарта кортларын ояларында изоляцияләү срокларын белергә тиеш”, ди Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев.
Шунсыз мөмкин дә түгел, 2006 елдан башлап, дөнья күләмендә бал кортларының күпләп кимүе күзәтелә. Моңа шәһәрләрнең үсүе, нектар бирүче үсемлекләр төренең кимүе, шулай ук, аграр тармакта пестицидлар күп куллану сәбәпче булып тора. Русиядә бал кортларының күпләп үлүе 2019 елда теркәлде. Илнең 30 төбәгендә барлык “нәзек билләрнең” 50 процентына кадәр үлде. Безнең Башкортстан умартачыларына да зур сынау булды бу ел. Галимнәр фикеренчә, әгәр бу тенденция сакланса, 2035 елга хуҗалыкларда асралганы гына түгел, кыргый бал кортлары да тулысынча юкка чыгу куркынычы бар. Ә алар булмаса, агрокультураларның өчтән бер өлешен үстереп булмаячак, чөнки кортлар авыл хуҗалыгының 75 процент культурасын, шул исәптән алмагач, башка җиләк – бимеш агачларын да серкәләндерә. Алай гына да түгел, кортлар бетү аркасында, экологик катастрофа барлыкка килмәгәе. Эйнштейн үз вакытында язып калдырганча, бал кортлары үлеп бетсә, кешелек дөньясы дүрт кенә ел яши ала. Проблеманың шактый куркыныч булуын аңлап, Берләшкән Милләтләр Оешмасының авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек оешмасы 20 май көнен Бөтендөнья бал кортлары көне дип игълан итте. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә пестицидлардан файдалану буенча кагыйдәләр – Халыкара кодекс та эшләнде.
Европада берничә ел элек чүп үләннәренә каршы глифосат нигезендә эшләнгән гербицидларны куллануны тыйганнар. Русиядә исә әлеге препаратлар Белгород өлкәсендә генә кулланылмый. БМО экспертлары белдерүенчә, бал кортларының үлеп бетүе куркыныч азык – төлек кытлыгына китерәчәк. Билгеле, умартачылык биргән йөзләрчә төрдәге продукция җитештерү дә тукталачак. Тагын да хәвефлесе, бу хәл ит һәм сөт җитештерүне дә куркыныч астына куячак. Чөнки мал азыгы сыйфатында файдаланылган рапс, люцерна һәм клеверның серкәләнүе дә бал кортлары ярдәмендә генә башкарыла. Гөмүмән кешелек дөньясы өчен мондый югалту эзсез калмаячак. Русиядәге саннар да борчуга салырлык. 1992 елда Русиядә 4,5 миллион умарта гаиләсе теркәлгән булган. 2019 елда ул 3,1 миллионга калган.Узган елдагы мәгълүматләр буенча, Башкортстанда 300 мең тирәсе бал корты гаиләсе исәпләнгән. 2019 елда республикада бал кортларының күпләп үлүе аркасында, Урал аръягы районнарында гына да алар саны 2 мең башка кимеде.
Башкортстанда умартачылык тармагын үстерү һәм башкорт токымлы бал кортларын саклау һәм аларны үрчетү юнәлешендә җитди эш алып барыла. Әйткәндәй, соңгы ун елда Башкортстанда җитештерелгән бал һәм аның нигезендә ясалган продукция ил һәм дөнья күләмендә, халыкара күргәзмәләрдә 900 гә якын төрле медаль яулады. Умартачылык юнәлешенең республиканың аграр сәясәтендә мөһим урын тотуын һәм эшчәнлекнең Башкортстан Хөкүмәте контролендә булуын ассызыкларга кирәк.1996 елда Русиядә беренчеләрдән булып “Умартачылык турында” Башкортстан законы, 2004 елда аның яңартылган редакциясе кабул ителде. Төбәк җитәкчелеге 2030 елга Башкортстанда корт гаиләләренең санын 460 меңгә җиткерергә максат куя. Моның өчен республика казнасыннан 614 миллион сум бүленәчәк. Эре умарталыкларны 5 тапкырга арттыру күздә тотыла.