Көнүзәк
8 август 2022, 10:49

Урабыз, җыябыз

8 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә урып-җыю кампаниясенең барышын карадылар.

Урабыз, җыябызУрабыз, җыябыз
Урабыз, җыябыз

Республика вице – премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, планда - 4 млн.тоннага якын ашлык, 1,3 млн. тонна шикәр чөгендере һәм 500 мең тоннадан артык майлы культуралар җыю. - Районнарда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга керештеләр. Нигездә, көзге арыш һәм бодай, - диде Илшат Фәзрахманов. - 8 августка төбәктә 73,8 мең гектар җир эшкәртелгән, бу барлык чәчүлекләрнең 27 проценты. Көзге культураларның уңдырышлылыгы буенча лидерлар-Куергазы (53,1 ц/га), Стәрлетамак (50,4 ц/га) һәм Туймазы (45 ц/га) районнары. Моннан тыш, 40 муниципалитет сабан культураларын җыюга кереште. Хуҗалыклар инде 65 мең гектар җир эшкәрткән, аларда 120 мең тонна ашлык җыйганнар. Уртача уңыш-32 ц/га. Урып-җыю эшләрендә 3 960 комбайн катнашкан, бу узган ел белән чагыштырганда 120 машинага күбрәк. Шул ук вакытта 2022 ел башыннан аграрийлар 6,5 млрд.сумлык 1 871 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алган. Вице-премьер хәбәр иткәнчә, республика территориясендә тәүлегенә 55-60 мең гектар җыеп алалар, бу күрсәткечне арттыру өчен, техник паркны алга таба модернизацияләү кирәк. Моның өчен министрлык төрле җиһазлар белән тәэмин итүчеләрне өйрәнә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас