Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 август 2022, 11:16

Милләтләр татулыгы илне ныгыта

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII cъезды узды.

Милләтләр татулыгы илне ныгыта
Милләтләр татулыгы илне ныгыта

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII cъезды узды.

 

Бөтендөнья татар конгрессының Казанда узган VIII cъездында федератив дәүләт шартларында ничек итеп телне, динне, гореф-гадәтләрне, үз асылыңны саклап калу турында сүз барды

 30нчы июль – 2 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII cъезды узды. Ул конгрессның 30 еллыгына багышланды. Съездга 35 чит илдән һәм Русиянең 75 төбәгеннән  995 делегат һәм 505 шәрәфле кунак килде. Чараны 150 массакүләм матбугат чарасы вәкиле яктыртып барды. Шулай итеп, съезд эшендә 1500 милләттәшебез: 5 Русия Герое, 105 фән кандидаты, 64 фән докторы, 44 профессор, 7 Олимпия чемпионы катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы составына кергән, чит илләрдә, Русия төбәкләрендә һәм Татарстан районнарында эшләп килүче оешмаларда съезд делегатлары алдан ук сайланган иде. Алар арасында төрле илләрдә һәм төбәкләрдә татар-башкорт диаспорасын берләштереп, аларга ватаннан читтә дә үз булып,үзбилгеләнешендәге милләт, халык вәкиле булып калырга тел, дин һәм мәдәниятен саклап калырга ярдәм итүче оешма вәкилләре күпчелекне тәшкил итте.

Съездның беренче көнендә кунакханәләргә урнашып алгач,  Иске татар бистәсендә “Печән базары” фестиваленә җыелдык. Чын авыл, базар мохите тудырылган иде анда. Пар бөркеп торган самавырлардан башлап, җанга якын мохиткә чорналдык. Билгеле сәнгать осталары чыгышларыннан торган концерт җыр-моң сөючеләрне үз тирәсенә туплады. Рәт-рәт булып тезелеп киткән сәүдә лавкалары янында халык кайнашты. Сату-алу, сатулашу башланды. Ниләр генә юк иде биредә – осталар кулы белән иҗат ителгән эшләнмәләр, милли бизәкләр, чигүле калфак, түбәтәй, алъяпкыч һәм итек-читекләр, Казан сөлгеләре, камзул, күлмәк, казакилар, кырма бүрекләр, букчалар, хатын-кызлар өчен бизәнгечләр, ком чүлмәкләр... Балчыктан әвәләп, чүлмәк ясарга өйрәнеп алучылар да булды.  Кырык тартмачыда гына табып була торган хозур эшләнмәләрне һәм сәүдәгәрләрнең башка байлыгын бик теләп, сайлана-сайлана сатып алды кунаклар. Ул да түгел, “Печән базары”ның урта бер мәйданында кемдер гармун тартып җибәрде! Бөтен Җир шарыннан җыелган татарларны таныш көйләр, җырлар бер мәлдә күптәнге танышларга, туганнарга әверелдерде.

Быел Бөек Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулды. Шул зур тарихи дата уңаеннан кунакларга Изге Болгар җиренә кече хаҗ кылу каралган иде. Икенче көне иртәнге аштан соң, уңайлы автобуслар безне борынгы бабаларыбыз яшәгән, ерак гасырлар артында калган чорда  тормыш гөрләп торган бай дәүләтчелекне хасил иткән Изге Болгарга алып китте.

Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразыев, җыенны тантаналы шартларда ачып, тәбрикләү өчен сүзне Русия мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе,  югары мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә бирде. Тәлгать хәзрәтләре Идел Болгарстанында Ислам диненең яралган көненнән башлап, бүгенге көндә дә тоткан роле турында  җиңел һәм аңлаешлы вәгазь әйтте. Бүген яуда булган, шахит киткән мөселман егетләренең каһарманлыгы турында да сөйләп, бердәм, динле һәм иманлы булырга чакырды. Аннары хәзрәтебез азан әйтте, изге Болгар җирендә өйлә намазын укыдык. Аннары Болгарыбызның тарихи-архитектура  музей-тыюлыгы  буенча экскурсия кылдык. Борынгы Болгар ханлыгы эзләрен саклаган бай тарихлы бу җирләрдә узган көнебез матур тәэссоратлар белән баетылды. Бу җирләргә ничә тапкыр килсәң дә, күңел тагын чакырып тора.

Бөтендөнья татар Конгрессының өченче эш көне җитте. “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Саба районы Шыңар авылының Ахунҗан нәселе вәкилләре кунакларны сәнгати осталык, кул эшләре күргәзмәсе, осталык үрнәкләре белән каршы алды. Бу буын Татарстанда үткән "Без тарихта эзлебез" конкурсында катнашып I урын алган! Алар бөтен буынның 700 вәкилен барлаган. Дискуссия мәйданчыгының берсе нәкъ шул исем белән аталган иде. Аннан тыш тагын алты секция булып, кунаклар җиде юнәлештәге дискуссия мәйданчыгына бүленеп, бүгенге көндә халкыбыз өчен мөһим саналган мәсьәләләр буенча фикер алышты. Һәр секциядә саллы чыгышлар, мәгънәле тәкъдимнәр яңгырады, алар съезд резолюциясендә чагылыш тапты.

Төшке аштан соң «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының I утырышы башланды. Утырыш ачылуга, 40 кешелек Президиум сайланды. Мәртәбәле шәхесләр, олы буын милләттәшләр арасында фигуралы шуу остасы, Олимпиада чемпионкасы Алинә Заһитова да бар иде.

Утырыш Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев рәислегендә барды. Монда, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының Көн тәртибе, Президиум, Мандат комиссиясе, Секретариат, Хисап комиссиясе,  Редакция комиссиясе расланды. Бу комиссияләргә Татарстаннан башлап, Перу, Төркия, АКШ һәм башка дистәләгән ерак чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез кертелде. Татарлар бөтен Җир шары буенча сибелеп яши. Ә мондый хәстәрлек һәм берләштерү шартларында, киңкүләм элемтә мөмкинлекләре халкыбыз вәкилләренә дөнъяның кайсы төбәгендә булуга карамастан, татар булып калырга, үсәргә һәм халык булып сакланырга ярдәм итә. Чит илләрдә татар мәгарифе көннәре уздыру үзе моңа зур мисал.

Кичке программа кысаларында делегатлар өчен Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланды. Биредә шулай ук Пермь краеннан, Чиләбе һәм Самара өлкәләреннән, Удмурт, Чуваш республикаларыннан, Үзбәкстаннан килгән ансамбльләр һәм татар иҗат коллективлары чыгыш ясады. Фән Вәлиәхмәтов, Идрис Газиев, Айдар Галимов, Раяз Фасыйхов, Фирдус Тямаев һ.б. сәнгать әһелләре көчле концерт программасын бүләк итте. 

Санаулы вакыт тиз уза, диләр. 2нче август иртәсендә, съездның дүртенче эш көнендә, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды Пленар утырышы башланды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Минтимер Шәрип улы белән Рөстәм Нургали улын халык кайнар алкышлар белән каршы алды.

Утырыш башында Вәсил Шәйхразыев съезд делегатларына һәм кунакларга  РФ Президенты Владимир Путинның котлавын укып ишеттерде. Шулай ук чарада катнашучыларга Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымухамедовның, Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинның съездга сәламнәрен видеокотлау аша җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессының дөрес юлда булуы, эшчәнлеге һәм абруе артуын раслаган тагын бер гамәлгә тукталып китми булмый. Моны съезд эшен тәбрикләп килгән хатлар сөйли. Узган съездга аларның саны дистәгә тулмаган булса, VIII съездга 46 төбәк җитәкчесеннән Котлау хатлары килгән. Шунысы куанычлы, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның тәбрикләү хаты Мәскәү мэры Сергей Собянинныкы белән иң беренчеләрдән булып зур экранга куелды. Милли Шура рәисе В. Шәйхразиев Татарстан Республикасы җитәкчелеге, съезд кунаклары, барлык татарлар исеменнән котлаулар өчен рәхмәт җиткерде. Радий Фәрит улының бу игелекле эше, аның Татарстанда зур хөрмәттә булуы безгә, Башкортстан татарларына, зур горурлык өстәде.

Съезд эшчәнлеге беренче тапкыр Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узды. Васил Габделгаяз улы татар мәдәниятенә гомерләрен багышлаган, соңгы елларда бакыйлыкка күчкән сәнгать осталарын хөрмәт белән искә алды. Чыгыш ясаучылар күп булды. Алар төрле һәм мәгънәле иде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үз чыгышында  «Бүген без кем соң?» дигән сорауны алга куйды. Төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән милләттәшләрнең дистәгә якын бик фәһемле, эчтәлекле чыгышлары тыңлангач, Милли Шураның яңа составы расланды. Шуннан соң Минтимер Шәрип улы һәм Рөстәм Нургали улы чыгыш ясадылар. Бу минутларны халык көтеп алды. Ике лидерның ниләр әйтәсе барысы өчен дә кызыклы иде.

Моннан 30 ел элек Бөтендөнья татар конгрессына үз фатихасын биргән Минтимер Шәрип улының бүгенге зур чарада катнашуы милли җыеныбызның мәгьнәсен кабатланмас дәрәҗәдә күтәрде.

Минтимер Шәймиевның чыгышында балаларга дини белем бирү вакыты җитте, дип белдерде. "Безгә балалар, яшь буын белән шөгыльләнергә кирәк. Һәр кылган гамәлебез гореф-гадәтләребезне баетуга эшләргә тиеш. Кулдан ычкындырырга ярамый моны. Әгәр Болгарда кайбер шартлар тудырсак, балаларны төбәкләрдән алып килсәк, ислам дине турында сөйләргә була... Балаларның аңына сеңдереп калдырырга кирәк. Бу мөһим бурычыбыз. Ислам диненең роле, язмышыбызда тоткан урыны турында балаларга аңлатырга кирәк. Балачакта бер башка кереп калса, гомерлеккә истә калачак ул. Мин моңа ышанам, вакыты килде, без моны эшли алабыз. Без кыю, булдыклы, тотынсак булдырабыз дип әйтүдән курыкмыйк, бу шулай һәм бу үз-үзеңә ышану. Моңа тиешле күрсәтмәләр кирәк булачак. Конгресс та үз өлешен кертәчәк. Моны эшләсәк, моның бәһасе юк",– диде Минтимер Шәймиев. Ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать итеп, бу эшне башкаруның мөһимлеген ассызыклады.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, делегатларны сәламләп, аларга рәхмәтләрен җиткерде.

–Биредә күп фикерләр яңгырады. Тәнкыйть тә булды. Әлбәттә, кабул итәбез. Без үз эшебездән канәгать түгел. Глобальләшү чорында үзебезне ничек саклап калу турында уйларга кирәк. Мәчет намаз уку урыны гына түгел, ул тел өйрәнү үзәге дә булырга тиеш. Безнең алда торган барлык бурычларны бергә хәл итә алуыбызга шик юк. Безнең көч – бердәмлектә!

 Ахырда съездның резолюциясе кабул ителде һәм матур эшләре өчен лаек булган ир-егетләргә һәм хатын-кызларга Татарстанның һәм Конгрессның бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм абый Йосыпов, композитор, шагыйрә Зифа Нагаеваның да булуы тагын да куанычлы хәл булды. Милли форум халык тарафыннан гимн итеп танылган "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Русия Федерациясе – күпмилләтле дәүләт. Милли республикалар аның нигезен тәшкил итә. Бүгенге дөньякүләм катлаулы шартларда илебез  мөселман  дәүләтләре белән  мөнәсәбәтләрен ныгыта. Ә мондый шартларда  мөселманнар күпләп яшәгән Башкортстан, Татарстан республикалары шушы  аралашу, ул дәүләтләр белән якынаю мәйданы була ала. Шул юнәлештә барабыз да.

Милләтләр татулыгы илне ныгыта
Милләтләр татулыгы илне ныгыта
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: