Көнүзәк
4 август 2022, 09:19

Турист салымы кирәкме?

Башкортстанга килгән кунаклардан 100әр  сум акча җыярга тәкъдим итәләр.

sanatoria.ru   Турист салымыsanatoria.ru   Турист салымы
Турист салымыФото:  sanatoria.ru  

 

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары туристик салым җыю турындагы федераль закон проектының концепциясен хуплаган. Әлеге вакытта курорт җыелмасы Краснодар, Ставрополь, Алтай крайларында һәм Кырымда җыела.

Белгечләр бу закон туристларны куркытачак, туристик базарда эшләгән эшкуарларның кесәләренә сугачак, дип фаразлады. Әмма депутатлар башка фикердә.

Парламент җитәкчесе Константин Толкачев әйтүенчә, бу эксперимент 2018 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Әгәр закон кабул ителсә, Башкортстанга килгән һәр турист республикада кунган һәр көне өчен 100әр сум акча түли һәм бу – җыелган акчаларга туристик өлкәдә инфраструктураны үстерүгә яхшы гына өлеш булачак. Җыемнар бары тик балигъ булганнарга гына кагылачак.

Әлеге вакытта Краснодар краенда туристлардан 30-50, Ставрополь һәм Алтай краенда 50әр сум акча җыялар. 2018-2021 елларда Ставропольда 904, 5 миллион сум керем алганнар. Краснодар краенда – 538,1 миллион, Алтайда 115,6 миллион сум акча җыелган. Кырым, экспериментта катнашса да, акча җыюны кертмәгән.  

Республика Хөкүмәтеннән хәбәр итүләренчә, Башкортстанга килүче туристлар саны елдан-ел арта. 2020 елда безнең республикага 2,9 кеше кунакка килсә, 2021 елда аларның саны 3,4 млн.га җиткән. 2019 елда исә 2,6 миллион кеше килгән булган.

Туристик өлкәләрдә бу закон проекты төрле фикерләр уятты. “Башкортстан – курорт төбәге түгел, республикага килгән кешеләрдән 100әр сум акча алу лөгатькә сыймый”, – диючеләр дә бар. “Башкортстандагы туристик индустрияне Кара диңгез буендагы белән чагыштырып булмый. Кара диңгез буендагы эшкуарлар туристларны югалтмас өчен бу җыемны үзләре түлиләр”, - ди бер белгеч.

“Башкорт кәҗәсе” экофермасына нигез салучы Эдуард Нигмәтуллин исә закон проектын хуплый. Аның фикеренчә, үсешкән илләрдә бу күптән гамәлдә. “Нөгеш күленең генә фәкыйрь хәлен алыйк. Туристик база хуҗасы буларак мин ризалашмас идем, әмма Русия гражданы буларак, мин бу законны хуплыйм”, - ди ул.

Бу туристик салымны кертер өчен республикадагы туристик хезмәтләндерү дәрәҗәсен дә күтәрергә кирәк. Безне Калининград өлкәсе яисә Сочи белән чагыштырып булмый. Безгә бай туристлар килми, нигездә, үз автомобильләре, палаткалары белән күрше төбәкләрдә яшәүчеләр килә. Алар кунса да кыйммәтле булмаган кунакханәләрдә кунарга кала. Аннан, җыелган акчаларның да кайда тотынылуы контрольда булырга тиеш. Әйтик, Бөрҗән районына килгән туристлардан акча җыелган икән, бу акчалар нәкъ ул райондагы туризмны үстерүгә тотынылырга тиеш, дип саныйлар күпләр.

Идеясе әйбәт, әмма уйлап бетерәсе урыннары күп әле.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас