

Август аенда Башкортстанда яшелчә-җимешләр сатуның иң шәп чагы. Базарларда, кибетләрдә арбуз, кавыннар, абрикос һәм башка җиләк-җимешләр күзнең явын алырдай булып ята. Күпләр аларны бакчага ял итәргә барганда ала. Әмма якыннарын тәмле, татлы җимешләр белән куандырасы урынга, кайчак табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Күп очракта җимешләрне әйбәтләп юмыйча ашау харап итә. Эссе вакытта агулану очраклары тагын да арта. Инфекция дәваханәсенә барып эләгү ихтималы бермәбер арта. Әгәр дә хәлегезне бик аянычлы түгел дип уйласагыз, дәваханәгә бармыйча өйдә генә дәваланырга уйласагыз, берничә сәгать ашамыйча, ач тору киңәш ителә. Күп итеп су эчәргә кирәк, әмма аз-азлап. Авыру кешенең ашый торган табак-савыты аерым булырга тиеш. Һәр ашаганнан соң аны кайнатып юарга кирәк. Гаилә әгъзаларының барсы да кулларын юып торырга тиеш, бәдрәфне дезинфекцияләү чараларын кызганмый кулланырга кирәк.