Көнүзәк
4 август 2022, 07:40

Җир урынына акча

Башкортстанда күп балалы һәм гарип бала тәрбияләгән гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен 100 миллион сум акча бүләчәкләр.

sobaka.ru Җир урынына акчаsobaka.ru Җир урынына акча
Җир урынына акчаФото:sobaka.ru

Башкортстанда күп балалы һәм гарип бала тәрбияләгән гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен 100 миллион сум акча бүләчәкләр.

Һәр гаиләгә 250әр мең сум дәүләт ярдәме карала. Алар торак шартларын яхшырту буенча исәпкә 2016 елның азагына кадәр баскан булган тиешләр.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров әйтүенчә, бу акчаны йорт сатып алганда яисә төзегәндә кулланырга була, шулай ук ипотека алганда беренче взнос итеп кертергә була, төп бурычны яисә процентларын түләүгә кулланып булачак. “Элек мондый гаиләләр бушлай җир алуга гына өмет итә ала иде, - ди Премьер-министр. – Әмма аларның теләкләрен исәпкә алып, чаралар исемлеген киңәйттек”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас