

Русия Президенты Владимир Путин да бу уңайдан үзенең борчылуын белдергән иде. Геосәяси, шулай ук гуманитар күзлектән караганда, Русия кебек зур ил өчен 146 миллион халык ул аз, бу –илдә эшче көчләр җитешми дигән сүз.
2015 елдан соң Русиядә балалар туу 28 процентка кимегән. Бу, беренчедән, тормыш дәрәҗәсенең төшүе, икенчедән, 1990нчы елларда туган балаларның әти-әни булу вакыты җитүе белән бәйле. Ул елларда балалар бик аз туды. Шуның өстәвенә, Европа илләре арасында Русиядә гомер озынлыгы бик кыска.
Нәрсә эшләргә кирәк? Халыкның санын ничек арттырырга? Академик, Русия фәннәр академиясе президиумы әгъзасы Роберт Нигмәтуллинның фикерләре кызыклы. Иң элек – сәламәтлек саклау системасына финанслауны арттырырга, дип саный ул. Киләсе биш елда елына 400 миллиард сум бүлеп бирергә кирәк. Акча таратып кына утырырга түгел. Төрле программалар булдырырга, ди ул.
Икенче фактор – балалары булган гаиләләргә ярдәм итәргә. Ана капиталын ике тапкыр арттырырга, баласы 7 яшькә җиткәнче ана кешегә эш хакының 50 проценты күләмендә пособие түләргә. Моның өчен тагын 400 миллиард сум акча кирәк. Әгәр балансны сакламасаң, бөтен инвестицияләрне инфляция “ашап” бетереп барачак. Бу программалар хаклар артуга китермәскә тиеш. Балансны саклар өчен квалификацияле белгечләр, җитәкчеләр кирәк.
Шушы чаралар киләсе биш елда безнең илдә халык санын арттыруга китерәчәк, дип саный галим. Без шулай гына Советлар Союзында булган демографик санны куып җитә алабыз һәм Көнчыгыш Европа дәрәҗәсе белән тигезләшә алабыз. Тагын биш елдан – Көнбатыш Европа санына җитә алабыз. Әлеге вакытта без ел саен 400 мең кешегә күбрәк югалтабыз.
Галим әйтмәгән, әмма үземнең тагын бер факторымны өстисем килә: халык исәбен арттыруда авыллар зур роль уйнады. Әгәр без илебезне зур ил итеп саклап каласыбыз килә икән, башта авылларны саклау бурычын куярга кирәк. Авылда гомер бакый итәк тутырып бала асраганнар...