Көнүзәк
4 август 2022, 09:32

Авыл юллары да яхшырыр

2027 ел азагына кадәр республикада 85 процент юллар норматив хәлгә җиткерелергә тиеш. Безгә тагын 985 чакрым юлны эшлисе кала. 

Авыл юллары да яхшырырАвыл юллары да яхшырыр
Авыл юллары да яхшырыр

Башкортстан Бшлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләргә республикада барган юл төзелеше һәм юл челтәрен камилләштерү буенча барган эшләр турында язды.

Әлеге вакытта республикада планлаштырылган эшләрнең 40 проценты эшләнгән. Төзелеш мизгеле азагына кадәр 349 чакрым озынлыгындагы197 төбәк һәм муниципальара юлларны ремонтлап бетерәчәкләр.

  • 2027 ел азагына кадәр республикада 85 процент юллар норматив хәлгә җиткерелергә тиеш, - ди ул. – Безгә тагын 985 чакрым юлны эшлисе кала. Безгә 2022-2024 елларда ремонтланачак 450 чакрым юлдан тыш, тагын 985 чакрымны эшлисе булачак.

Районнарга урындагы юлларны карап тотар өчен 5әр миллион сум акча бүлеп бирергә карар ителгән. Димәк, авыллар арасындагы юллар да төзекләнер дигән өмет бар. Югыйсә, күп җирләрдә ул зур чокырлар белән чуарланган, ярым җимерек хәлдә.

 
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас