

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп Алан Марзаев билгеләнде. Белешмә: Марзаев Алан Виктор улы 1973 елның 14 маенда Ардон шәһәрендә (Төньяк Осетия – Алания) туган. Казан дәүләт аграр университетын, хокук һәм идарә Академиясен тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты. Хезмәт эшчәнлеген 1994 елда РСО – Алания дәүләт салым инспекциясендә башлый, анда касса аппаратлары эшен контрольдә тоту бүлегенең дәүләт салым инспекторы, контроль бүлегенең дәүләт салым инспекторы, контроль бүлегенең ККМ бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы, салымнар бүлегенең дәүләт салым инспекторы булып эшли.
Чыганак: glavarb.ru