Көнүзәк
1 август 2022, 12:34

Ничек итеп кибер мошенниклардан сакланырга?

Шәхси мәгьлүматларыгызны ничек урлыйлар?

Ничек итеп кибер мошенниклардан сакланырга?Ничек итеп кибер мошенниклардан сакланырга?
Ничек итеп кибер мошенниклардан сакланырга?

Русия территориясендә кайбер сайтларны блокировкалау VPN-махсус сервисларны еш куллану сәбәбе булды. Шул ук вакытта, экспертлар фикеренчә, нәкь шушы сәбәп аркасында шәхси мәгълүматларның ятлар кулына эләгергә мөмкин . Бу сервислар аша мошенниклар банк кушымталарына, электрон почта, парольләргә, шулай ук фоторәсемнәр һәм видеога керә ала. Блогосферада русиялеләрнең шәхси мәгълүматларын урлау турында хикәяләре пәйда булган. Алар барсы да VPN сервисы белән файдалануларын әйтәләр. Мәскәү кызы Алинә Деминаның фотосурәтләрен таныш булмаган ир-ат кулына төшергән һәм кызны шантажлый башлаган. Демина сүзләренчә, ул Instagramга керү өчен VPN-сервис (Meta хуҗасы-компания экстремистик оешма дип танылган) күчереп алган булган. Ә кулланучы Марина Смирнова VPN урнаштырганнан соң банк аккаунтлары хакерлар тарафыннан җимерелгән әнисе тарихын сөйләде. Билгесезләр пенсионер ханымның банк исәбеннән 600 мең сумнан артык акча урлаган. Киберкуркынычсызлык буенча Экспертлар интернет-мошенникларның эшен кесә караклары белән чагыштырды. Кешеләр VPN белән күбрәк файдаланган саен, аларның шәхси мәгълүматларын урларга җиңелрәк. Өстәвенә, Русиядә цифрлы культураның түбән дәрәҗәсе саклана – күп кенә юзерлар төрле аккаунтлар өчен бер парольдән файдалана. Бу җинаятьчеләргә бурычны шактый җиңеләйтә. Моның белән мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә карарлар эшләү буенча махсуслашкан Positive Technologies компаниясе белгечләре дә килешә. Агымдагы елның беренче кварталында алар VPN-сервис клиентларының исәп мәгълүматлары 21% – һәр бишенче очракта урланган булуын билгеләп үттеләр. Тикшеренү буенча, шәхси затларга һөҗүмнең 58% ы мәгълүматлар агу, 26% ы – турыдан-туры финанс югалтулары. Россия Иҗтимагый палатасының дөрес булмаган мәгълүмат таратуга каршы тору, иҗтимагый контроль һәм «Интернет» челтәре иминлеге буенча эш төркеме җитәкчесе Александр Малькевич сүзләренә караганда, VPN куллану дөньяның төпсез трендына әверелгән, ә кулланучыларның тыю сайтларына һәм сервисларга тартылуы шәхси мәгълүматларны урлау белән бергә алып барылачак. Менә ни өчен киберкуркынычсызлык белгечләре социаль челтәрләргә һәм VPN кертелгән банк кушымталарына кермәскә киңәш итә. Фото http://images.app.goo

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас