

Бүген Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә Уфада профилактик рейд үткәрелде.
«Республиканың су объектларында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләсе бик кискен тора. Бүгенге көндә республика су объектларында рәсми мәгълүматлар буенча 46 кеше үлгән, шул исәптән, кызганычка каршы, 6 бала.
Әлегә бу күрсәткеч узган ел күрсәткеченнән 2 тапкыр кимрәк, әмма бу иркенәергә сәбәп түгел. Коену сезонының иң кызган чагы»,-дип билгеләп үтте вице-премьер.
Бүгенге көндә 55 муниципалитет территориясендә 121 пляж ял итүчеләрне кабул итәргә әзер.
Уфа шәһәрендә 11 пляж эшли. Еш кына суга батулар, фаҗигаләр коену өчен җайлаштырылмаган урыннарда була.
Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты тагын бер тапкыр суда хәвефсез су керү кагыйдәләрен искә төшерә:
- махсус җиһазландырылган һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз;
- ярдан ерак йөзмәгез;
- исерек килеш су коенмагыз;
- сулыклар янында балаларны караучысыз калдырмагыз!
- салкын суда озак тормагыз.
Су объектларында күңелсез вакыйга шаһиты булсагыз, «112» номеры буенча шалтыратыгыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз һәм су объектларында хәвефсезлек чараларын үтәргә онытмагыз!