Көнүзәк
27 Июля 2022, 11:16

Фән һәм технологияләр үсеше

Аның бурычларын хәл итү белән безнең республикада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге шөгыльләнәчәк.

Фән һәм технологияләр үсешеФән һәм технологияләр үсеше
Фән һәм технологияләр үсеше

Аның бурычларын хәл итү белән безнең республикада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге шөгыльләнәчәк.

 

Аңа 7 университет, 3 фәнни оешма һәм икътисадның реаль секторындагы 26 предприятие керде. 4 юнәлеш буенча 10 алдынгы технологик проект билгеләнде.

Русия Хөкүмәте Уфада дөнья дәрәҗәсендәге кампус төзүгә фәнни-мәгариф үзәге идарәче компаниясенең гаризасын хуплады. Югары уку йортлары арасында студентлар кампусының гомуми мәйданы 152 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк, төзелеш бәясе 20 миллиард сумга бәяләнә.

Моннан тыш, республикада яшь галимнәргә дәүләт ярдәме чаралары киңәйтелә, яшьләр лабораторияләре һәм күп функцияле классик университет - Уфа фән һәм технологияләр университеты төзелә.

Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Русиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы бурычларының ничек хәл ителәчәген билгеләде:
- 2025 елга «Фәнни волонтерлык» башлангычы кысаларында фәнни проектларны гамәлгә ашыруга 100 меңнән артык волонтер җәлеп ителәчәк;
- Русиянең 40тан артык төбәген үз эченә алган 90 фәнни-популяр маршрут 2025 елга "Фәнни-популяр туризм" инициативасы буенча эшләнә;
- "ГосТех" платформасында "Фән һәм инновацияләр" доменында сервисларны һәм һөнәри фәнни-техник бергәлек өчен платформаларның инструментларын интеграциялиләр;
- Ун еллык фән һәм технологияләр чаралары яшьләр, иҗтимагый оешмалар, эшкуарлыкны һәм галимнәрне берләштерүгә хезмәт итәчәк;
- Ел саен яшь галимнәр конгрессы кысаларында тормышка ашырылган эшләргә йомгак ясалачак.

 

Фото: ufa.bezformata.com

Фән һәм технологияләр үсеше
Фән һәм технологияләр үсеше
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас