

Соңгы елларда “Башкортстанда табиблар җитешми” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә...
БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республиканың медицина оешмаларында эшләү өчен анестезиолог-реаниматолог, педиатр, терапевт, хирург, фельдшер-акушерлык пунктлары мөдире, фельдшер кебек белгечләр җитешми икән. Министрлык әле күптән түгел генә “2022 елның тәүге яртысы ахырына медицина учреждениеләре 1557 белгечкә кытлык кичерә” дип белдергән иде.
Чынлап та, ник җитми соң алар? Медицина университеты быел, 2022 елда гына да, 1500 егет һәм кызга дәүләт үрнәгендәге дипломнар тапшырган. Аларның барсы да хастаханәләргә барамы икән соң? Медицина университетын тәмамлап, шәхси клиникаларда, шәхси лабораторияләрдә эшләүче күп егет-кызларны беләбез. Берьюлы өчәр урында шәхси медицина хезмәтләндерүе күрсәтә алар. Бәлки, дәүләт стипендиясенә укып чыккан һәр белгечкә хастаханәдә, поликлиникада эшләүне мәҗбүри итәргә кирәктер? Дәүләт укытып чыгарган белгеч дәүләткә, халыкка хезмәт итәргә тиештер...
Фото: eanews.ru
Гөлара Арсланова.