Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 июль 2022, 14:49

Башгидрометеоүзәк августка һава торышын фаразлады

Җәйнең соңгы аенда да су коенып, кояшта кызынып булырмы?

Башгидрометеоүзәк августка һава торышын фаразлады
Башгидрометеоүзәк августка һава торышын фаразлады

Беренче атнада һава торышы июль ахырындагы кебек эссе булачак. Көндезге һава температурасы +25, +27 градус, төннәр салкынрак булачак: +16, +18 градус. 2-5 августта явым-төшем көтелә.

8-14 августта һава көндез +23, +25 градуска кадәр җылыначак. Төнлә термометр +14, +16 градус күрсәтәчәк.

15 августтан 21 августка кадәр шулай ук ​​җылы булачак: көндез +23 тән + 25 градуска кадәр, төнлә + 14, + 16 градус көтелә.

Августның соңгы атнасында шул ук һава торышы көндез дәвам итәчәк. Төнлә +6 градуска кадәр төшәчәк. 24 августтан соң берничә болытлы һәм яңгырлы көн булачак.

Чыганак:i-gazeta.com

Фото:i-gazeta.com

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: