Беренче атнада һава торышы июль ахырындагы кебек эссе булачак. Көндезге һава температурасы +25, +27 градус, төннәр салкынрак булачак: +16, +18 градус. 2-5 августта явым-төшем көтелә.
8-14 августта һава көндез +23, +25 градуска кадәр җылыначак. Төнлә термометр +14, +16 градус күрсәтәчәк.
15 августтан 21 августка кадәр шулай ук җылы булачак: көндез +23 тән + 25 градуска кадәр, төнлә + 14, + 16 градус көтелә.
Августның соңгы атнасында шул ук һава торышы көндез дәвам итәчәк. Төнлә +6 градуска кадәр төшәчәк. 24 августтан соң берничә болытлы һәм яңгырлы көн булачак.
Чыганак:i-gazeta.com
Фото:i-gazeta.com