

Русия Федерациясенең Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Хезмәт кодексы буенча депутатлар һәм чиновникларның отпуксларын кыскарту тәкъдиме белән чыкты. "Бүгенге шартларда бу мәсьәләне карау дөрес булыр иде", - диде ул.
Спикер белдерүенчә, моның өчен законга төзәтмәләр әзерләргә кирәк булачак. Шул исәптә, депутат статусы дигән өлешенә дә.
Володин сәясәтчеләрнең отпусклары булмый дип тә әйтте һәм ул һәрвакыт эштә булган РФ президентыннан үрнәк алырга чакырды.
Әлеге вакытта Дәүләт Думасы депутатының ял вакыты 42 календарь көн санала. Дәүләт хезмәткәрләренеке исә - 45 көн.