

Башкортстан медиклары ковид-пациентлар белән эшләү өчен түләүләрне кайтаруны сорый.
Республиканың сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы Профсоюзларның үзәк комитетына Русия Хөкүмәтенең 15 июлендә дөнья күргән 1268 санлы карарына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында мөрәҗәгать җибәрде.
Башкортстан медиклары компенсация түләүләренең бердәм размерын булдыруны һәм Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре вазифаларын мондый өстәмә түләүләр алу хокукына ия булган хезмәткәрләр исемлегенә кертүне сорый.
1268 санлы карарга ярашлы, КОВИД-19 белән авырып терелгән медикларга страховка түләүләре бетерелгән, ә коронавирус инфекциясе белән эшләгән өчен өстәмә түләүләр 25 процент оклад күләмендәге компенсациягә алыштырылган иде.
Республика профсоюзы фикеренчә, болар барсы бергә кадрларның эштән китүенә һ.б. проблемаларга китерергә мөмкин.
Фото: ptd16spb.ru