Көнүзәк
16 июль 2022, 03:16

Башкортстан аша көчле давыл үтте

Тотрыксыз һава торышы зур зыян сала.

Башкортстан аша көчле давыл үттеБашкортстан аша көчле давыл үтте
Башкортстан аша көчле давыл үтте

Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төбәк аша үткән давыл нәтиҗәләрен игълан итте. Күмертау шәһәре янында көчле җил нәтиҗәсендә 7000 квадрат метр мәйданда кулланылмаган склад түбәсе җимерелгән.

Дуван районының Озера авылында давыл чыгып 15 квадрат метр мәйданда балалар бакчасы түбәсен җимергән. Белокатай районы үзәгенең Молодежная урамындагы урта мәктәпнең 50 квадрат метр мәйданда түбәсе җимерелгән. Зыян күрүчеләр юк.

Төзекләндерү эшләре 16 июльдә башланачак. Моннан тыш, Үрге Кыйгы авылында көчле давыл абзар түбәсен алып ыргыткан, ул күрше участокка килеп төшкән һәм ике машинага зыян китергән.

Чыганак:gtrk.tv

Фото:gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас