Көнүзәк
14 июль 2022, 06:11

Кабат битлек режимына кайтырбызмы?

Котылдык кына дигәндә...

berez.orgberez.org
Фото:berez.org

Дөньяның барлык илләренең хакимиятләре Covid-19 коронавирусы профилактикасы буенча кабат чаралар кертергә тиеш. Битлек киеп йөрү һәм биналарны җилләтү дә күздә тотыла. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адхан Гебрейесус белдерә.

ВОЗ башлыгы фикеренчә, хөкүмәтләргә "битлек кию, яхшыртылган вентиляция, тест ясау һәм дәвалау протоколларыннан файдалану кебек тикшерелгән чараларны кулланырга кирәк".

"Covid-19 очракларының саны арта баруына борчылам, бу зур нагрузка белән эшләүче сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәткәрләренә йөкләмә өсти. Мин шулай ук үлемнәр саны арту тенденциясенә дә кайгырам", –  диде Гебрейесус.

 Башкортстанда Сovid-чикләүләр төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Указы белән 2022 елның  1 июненнән гамәлдән чыгарылды. 

Чыганак: tass.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас