Көнүзәк
13 июль 2022, 09:45

Радий Хәбиров Абхазия президенты Аслан Бжания белән очрашты

Бүген Республика Йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Абхазия президенты Аслан Бжания очрашты. Көн кадагында – халыкара хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре.

Сәламләү сүзендә Радий Хәбиров хезмәттәшлекнең югары потенциалына игътибар итте:

-Башкортстан җирендә Абхазия делегациясен кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә. Сез безнең өчен кайчандыр җиңел булмаган вакытлар кичерүче тугандаш халык. Безнең мөнәсәбәтләрнең нигезе – дуслык һәм бер-беребезгә күрсәткән ярдәм, – диде Радий Хәбиров. – Башкортстанны килеп күрү сездә күп яңа идеяләр тудырыр дип ышанам. Хезмәттәшлектә кызыксынуыбыз югары, авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәсендә алып барган бердәм эшләрдә әйбәт потенциал күрәбез. Безгә булган сәфәрегез ике халыкның дуслыгын ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр булдырыр дип ышанам.

Аслан Бжания  төбәк җитәкчелегенә Абхазия халкына ярдәм күрсәткәне  өчен рәхмәтләрен җиткерде.

–Авыр вакытларыбызда Башкортстан катлаулы сорауларны хәл итүдә күпне эшләде, – диде Бжания. – Без сезнең ярдәмне әле дә тоябыз. Ел саен безнең яшьләребез сезнең вузларда белем ала. Без хезмәттәшлекнең башка юнәлешләрен дә өйрәнергә әзер.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас