Көнүзәк
12 июль 2022, 08:48

M5 трассасының бер өлеше ике көнгә ябылачак

Чикләүләр 12 һәм 14 июльдә кертелә.

M5 трассасының бер өлеше ике көнгә ябылачакM5 трассасының бер өлеше ике көнгә ябылачак
M5 трассасының бер өлеше ике көнгә ябылачак

Барлык транспорт төрләре өчен дә 12 һәм 14 июльдә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Аксеново авылы янындагы M5 Урал трассасы (Чишмә - Аксеново - Кыргыз-Миякә) бүлегендә ябылачак.

Аксеново-Глюховская бүлегенең 1466-нчы километрында төзекләндерү эшләре аркасында юл ябык булачак. Шоферларга альтернатив урап узу маршрутлары тәкъдим ителә:

- Уфадан Бишбүләккә Раевка аша - Аксеново - Иршат - Усак-Кичу - Чулкан - Бишбүләк;

- Уфадан Бәләбәйгә Раевка аша - Пахарь - Анненково - Бәләбәй;.

Шул ук маршрут белән Уфага барырга мөмкин булачак. Республика юл идарәсенең тәүлек буе эшләүче диспетчерлык бүлеге телефоны: 8-927-955-11-00.

Хәвефсез имин юллар!

Чыганак:ufa.aif.ru

Фото:ufa.aif.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас