Көнүзәк
12 июль 2022, 07:06

Кинәт эссегә өйрәнүе авыр

Башкортстанда һава торышы атна ахырына үзгәрәчәк.

Кинәт эссегә өйрәнүе авырКинәт эссегә өйрәнүе авыр
Кинәт эссегә өйрәнүе авыр

Республикага килгән җәйге эссе бу атна ахырында кимиячәк. Җомга көнне, 15 июльдә, төштән соң республиканың үзәк төбәкләрендә 25 градуска кадәр җылы булачак, күк күкрәп яңгыр явачак дип фаразлыйлар. Кайбер районнарда 12 миллиметрга кадәр булырга мөмкин.

 25 – 26 градуслы һава торышы 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Арытаба салкын һава дулкыны килергә тиеш. Нәтиҗәдә, көндез термометр якынча + 20 - 22  күрсәтәчәк.

Июльнең өченче декадасы чагыштырмача салкын һәм яңгырлы булыр дип көтелә.

Чыганак: Башинформ

Фото: ачык чыганактан

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас