Көнүзәк
9 Июля 2022, 02:59

Диңгезләр һәм елга күлләребез бихисап...

Шушы көннәрдә бар дөньяда балыкчылар көне билгеләнә.

Диңгезләр һәм елга күлләребез бихисап...Диңгезләр һәм елга күлләребез бихисап...
Диңгезләр һәм елга күлләребез бихисап...

Шушы көннәрдә бар дөньяда балыкчылар көне билгеләнә. СССР заманында ул аеруча зурлап үткәрелә иде. Диңгез һәм елгалар буендагы шәһәрләрдә әлеге көн Шәһәр көне, хәтта гаилә бәйрәме дәрәҗәсендә уздырыла.

Исегездәме, Совет чорында балык ризыгын кыстап дигәндәй ашаттылар. Атнаның һәр чәршәмбесе “балык көне” буларак өлкән буынның хәтеренә сеңеп калды. Хәзер исә хәлләр башкача. Атна саен балык ашап кара – эш хакың  җитмәс.

Мәгълүм булуынча, бүген Русия халкы балык ризыкларын элекке елларга караганда  бик аз куллана. Әйтик, 80 нче еллар ахырында илдә яшәүче бер кеше елына 20 килограмм балык ашаган булса, хәзер бу күрсәткеч –10 килограмм. Ә медицина нормасы буенча 23 кило булырга тиеш. Бәхәс юк, диңгез ярларына якынрак урнашкан төбәк халыклары балык ашау нормасын үтиләр. Балык һәм аның продуктларын иң күбе Ерак Көнчыгышта кулланалар. Иң зур флот та, балык эшкәртү комбинатлары да анда. Башкортстанга  килгәндә, безнең халык елына күпме балык ашавын үзе чамалыйдыр. Балык җитештерү буенча республика алдынгылар рәтендә дип әйтеп булмый. Гомумән, Русиядә моңа кадәр балыкчылык тармагына әллә ни әһәмият бирелмәде. Табигый мөмкинлекләр зур булуга карамастан, балыкны фәнни нигездә үрчетергә дә, тотканын эшкәртергә дә өйрәнә алмадык. Шулай да соңгы 4-5 елдан бу уңайдан безнең республикада берникадәр җанлылык сизелә. Мәсәлән, 2017 елда Башкортстанда  балыкчылыкны үстерүгә дәүләт  ярдәме күрсәтелә башлады. Әлеге максатларга  республика казнасыннан 22 миллион сум акча бүленде. Балыкчылык тармагына шундый күләмдә ярдәм беренче тапкыр бирелде. Әмма бер тапкыр бирелгән ярдәм генә  әлләни үсешкә китерә алмый, әлбәттә. Аннары Русиядә аквакультураны  үстерү, тармакка инвесторларны җәлеп итү, маймыч үрчетү эшчәнлеген көйләү, күл-буаларда да балыкчылыкны үстерү буенча төпле закон һәм норматив актлар җитешмәде. Анык законнар юк икән, максатлы акча бүлү дә юк дигән сүз. Төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу да юк дәрәҗәсендә иде. 2018 елда Республика делегациясе Удмурт республикасында “Росрыбхоз” дәүләт оешмасы уздырган күчмә киңәшмәдә катнашты, шул ук елны Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләреннән торган  бер төркем Чехия республикасының “Рыбоводство Трежбонь” компаниясе эшчәнлеге белән танышып кайтты, шул ук елны Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы балык үрчетү буенча кайбер программалар кабул итте. СССР заманында балыкчылык тармагы өчен аерым зур министрлык җавап бирә иде. Хәзер аның Авыл хуҗалыгы министрлыгына караганлыгын күпләр белмидер дә әле. 2019 елда Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы  белән Башкортстан хөкүмәте арасында безнең балыкчылык тармагына финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелде. Федераль казнадан 793 мең сум акча күчерелде. Республикада максатлы файдаланылмаган буаларның су өслеге генә дә 7 мең гектарга җитә. Мәскәүдән килгән акчаларны шул мәйданга бүлсәң, гектарына 10 мең сум туры килә. Мондый ярдәмгә  балыкчылык  тармагын үстереп буламы?

Рәсми чыганаклар республика күләмендә бүгеннән балыкчылык белән шөгыльләнерлек 400 гә якын буа бар, дип хәбәр итә. Шуларның бары 10 проценты гына файдаланыла. Ел саен, республикабыз буаларында кимендә 6 мең тонна балык үстереп булыр иде. Шәхси эшкуарлар балыкчылык тармагының нибары 13 процентын били. Төп балык үстерүчеләр булып “Карман балык хуҗалыгы”  җәмгыяте кебек эре оешмалар  тора. Шәхси эшкуарларның аз булуын “Балыкчылык оешмалары берлеге рәисе Равил Йосыпов бу өлкәгә караган законнарның җитешсезлеге белән аңлата.  “Бер төрле законнар ясалма буаларны  авыл хуҗалыгы җирләренә караган су объектлары итеп, икенчеләре аларны табигый буалар дип рәсмиләштерә. Ә табигый буаларны арендага бирү рөхсәт ителми. Менә шундый капма-каршылыклар”, – ди эшкуар. Әкренләп булса да республикада балык үрчетүгә кулай булган сулыкларны бүлеп бирү буенча аукционнар үткәрелеп тора. Су биоресурслары идарәсенең Башкортстан бүлекчәсендә дәүләт күзәтүе эксперты Людмила Скворцова балык тотуга квоталар арта баруы хакында белдерде. Идел буе федераль округы су бассейнында 100 мең тонна балык тоту өчен рөхсәт –квота бирелә. Бу квота тулысынча файдаланыла һәм шул күләмдә балык тотыла икән, –  ди. Шулай булгач, кая соң ул балык. Алар күбрәк кәгазьдә генә булып кала түгелме? Бүгенге көндә балык ризыклары җитмәве үзен нык сиздерә. Ә бит Башкортстан балыкчылык тармагын үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия. 12 мең 7254 елганың гомум озынлыгы 57 мең 366 километрга җитә. 7 мең 900 чамасы күл һәм ясалма сулык бар. Әлеге  су өслегенең гомум мәйданы – 550 квадрат километр. Әйткәнемчә, республикада балыкчылык белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар булган 375 буа исәпләнә һәм аларның нибары 10 проценты гына шушы максатларда файдаланыла.  Аларның гомум су өслеге мәйданы 7 мең гектардан арта. Гектарыннан 1 әр центнер гына балык тотып алганда да 7 мең тонна балык булыр иде. ”2021 елда республиканың балыкчылык белән шөгыльләнүче предприятиеләре 2,7 мең тонна чамасы продукция җитештерде”,– ди тармак министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов. Алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 2 проценттан артыграк. Башкортстанда   балык җитештерүне арттыруга “Агыйдел” һәм “Карман” балыкчылык хуҗалыкларының,  “Аэромед” компаниясенең инвестиция проектларын тормышка ашыруы зур этәргеч биргән. “Карман” балык хуҗалыгы – Русиядә төрдәш иң зур өч предприятиенең берсе. Ул дистәгә якын төрдәге балык җитештерү һәм эшкәртеп сату белән шөгыльләнә. “Инвестиция сәгате”ндә республика  Хөкүмәте “Карман”  балыкчылык хуҗалыгында форель җитештерүне арттыру буенча яңа проектны һәм елына 20 мең тоннага кадәр балык үрчетергә сәләтле яңа биологик модуль салуны хуплады.  Инвестицияләрнең гомум күләме 130 миллион сум чамасы тәшкил итәргә тиеш. Проектта шулай ук җиһазлар сатып алуга тотынылган акчаның бер өлешен компенсацияләү карала. Тагын бер куанычлы хәбәр, шушы көннәрдә Русиянең Икътисади  үсеш министрлыгы “БашБалык” компаниясен “Алга” резиденты итеп теркәде. “БашБалык” компаниясенең инвестицияләре 1,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Әлеге компания мәрсин токымлы балык үрчетү һәм аны тирәнтен эшкәртү буенча балыкчылык комплексын эшләтеп җибәрәчәк.  Компания республиканы, күрше төбәкләрне, шулай ук социаль учреждениеләрне тере балык, ярымфабрикатлар, уылдык һәм балык деликатеслары белән тәэмин итәргә ниятли. Әйткәндәй, “БашБалык” җәмгыяте 2021 елның ноябрендә Ишембайда теркәлгән иде. Компаниягә уңышлар телисе генә кала. Бүгенге вәзгыятьтә үзебезнең балык хуҗалыкларына гына өмет итәргә. Чөнки ил күләмендә бу тармак эшчәнлеге уңышлары мактанырлык түгел. Мисал өчен узган елда Русиядә 4,3 миллион тонна чамасы балык тотылган. Русиялеләрне Сәламәтлек саклау министрлыгы нормасында ка-

ралганча тәэмин итү өчен елына уртача 4,8 миллион тонна балык таләп ителә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, диңгез-сулыкларда тотылган балык та, читкә озатылмыйча, тулысынча эчке базарда үзебезнең ихтыяҗлар өчен калырга тиеш була. Чынбарлык исә бөтенләй башкача, беренчедән, бүгенге көндә диңгездә тоткан балыкның яртысы чит илгә китә. Икенчедән, санап бетергесез арадашчылар аркасында Ерак Көнчыгышта килосы 50-60 сумга сатылган балыкның хакы безгә килеп җиткәнче 350 (7 тапкырга арта) сумга кадәр барып җитә. Сәүдә челтәрләрендә аларга тагын 150-200 сум өстиләр. Иң очсызлы балыкны да бүген 200-250 сумга саталар. Ул арадашчылар һәм алыпсатарлар белән дистә еллар көрәшсәләр дә хәл яхшы якка үзгәрми. Ни өчен шулай?

Белешмә өчен:

Балыкчылар көне ике тапкыр бәйрәм ителә. 1984 елда Италиянең башкаласы Рим шәһәрендә “Балыкчылыкны үстерү” халыкара конференциясендә 1985 елның 27 июнендә балыкчылар көнен бәйрәм итү турында карар кабул ителә. Безнең илдә ул тагын да иртәрәк бәйрәм ителә башлый.

1965 елның 3 маенда СССР Югары Советы карары нигезендә 12 июль “Балыкчылар көне” дип раслана. СССРның күп төбәкләрендә балыкчылык сәнәгатенең алга китүе моңа этәргеч булып тора. Еллар үтү белән “балыкчылар көне” июль аеның икенче якшәмбесендә үткәрелә башлый. Быел ул 10 июльгә туры килә. Кыскасы, бәйрәм белән сезне –“кармакташ”лар!

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас