Көнүзәк
8 июль 2022, 17:18

Донбасска җибәрелгән конвой белән табиблар да юлга чыкты

Медицина хезмәткәрләреннән торган тагын бер бригада ЛХР га китте.

Донбасска җибәрелгән конвой белән табиблар да юлга чыктыДонбасска җибәрелгән конвой белән табиблар да юлга чыкты
Донбасска җибәрелгән конвой белән табиблар да юлга чыкты

- Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәре халкына медицина ярдәме күрсәтергә кирәклеге билгеле булгач, безнең республиканың медицина хезмәткәрләре теләп риза булдылар. Без анда 2 бригада җибәрдек, бүген өченче бригаданы озатабыз. Барлыгы 50 дән артык белгеч анда булды  инде. Бүген 14 кеше китә, ​​икенче бригада белән барган кайбер медицина хезмәткәрләре тагын бер сменада калырга теләк белдерделәр. Шулай итеп 20 табибыбыз. Красный Луч халкына медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итәчәк. Донбасска җибәрелгән 14 медицина хезмәткәре арасында фельдшерлар, травматолог, невролог, кардиолог, диагностика белгечләре бар. Безнең табиблар бу шәһәр халкының безнең медицина ярдәменә никадәр мохтаҗ икәнен бик яхшы аңлыйлар - алар аны көтәләр. 3 нче бригада нинди белгечләр кирәклеген исәпкә алып формалашты. Безнең табиблар Красный Луч табиблары белән бик яхшы мөнәсәбәттә эшлиләр. ЛХР кешеләренә сәламәтлек һәм уңышлар телим ", - диде  Сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас