Көнүзәк
2 июль 2022, 05:56

Уфа шәһәренә рәхим итегез!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Русия белән Беларусь төбәкләренең юбилейлы Х форумын Уфада үткәрергә тәкъдим итте һәм хуплау алды.

glavarb.ru Уфа шәһәренә рәхим итегез!glavarb.ru Уфа шәһәренә рәхим итегез!
Уфа шәһәренә рәхим итегез!Фото:glavarb.ru

 

1 июль көнне Гродно шәһәрендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Русия белән Беларусь төбәкләренең IХ форумында катнашты. Форумның темасы “Союз дәүләтенеэ интеграцион процессларын тирәнәйтүдә төбәкара хезмәттәшлекнең роле” иде. Киңәшмәне Русия Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән Беларусь Республикасының Совет рәисе наталья Кочанова үткәрде.

Форумда катнашучыларга ике дәүләтнең башлыгы да видео аша котлау белән мөрәҗәгать итте.

Русия Президенты Владимир Путин 25 июньдә Русия белән Беларусь арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләргә 30 ел тулуын билгеләде. Ике ил арасында товар әйләнеше былтыр арткан һәм 40 миллиард долларга якынлашкан. Киләчәктә ике ил төбәкләре дә мәдәни, мәгариф, туристик, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлекне арттырачак.

Беларусь Республика җитәкчесе Александр Лукашенко форумның әһәмиятен макроикътисади шартларда билгеләп үтте.

  • Без бүген яңа чакырулар белән очрашкан вакытта форум аларга җавап булып тора, - диде ул. – Быел без Русия төбәкләренең җитәкчеләре белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырдык. Аның географиясе киңәя. Кайбер губернаторлар Беларуська берничә тапкыр килде. Көнбатыш кампанияләре безнең базарны ташлап чыгып китте, бик күп урыннар барлыкка килде. Без ул урыннарны буш тотмаска тиеш һәм миллионлаган беларусьлар белән руслар өчен эш урыннары булырга тиеш.

Киләсе юбилей Х форум Уфа шәһәрендә үтәчәк. Радий Хәбиров барсын да Башкортстанның башкаласына чакырды.

Форум азагында Валентина Матвиенко барсына да рәхмәт белдерде.

 Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас