Көнүзәк
2 июль 2022, 06:17

Һөнәреңне алмаштыра аласың

Башкортстанда яшәүчеләрне кирәкле һөнәрләргә укытачаклар.

pravitelstvorb.ru Һөнәреңне алмаштыра аласыңpravitelstvorb.ru Һөнәреңне алмаштыра аласың
Һөнәреңне алмаштыра аласыңФото: pravitelstvorb.ru

 

“Содействие заняточти” федераль проектында катнашучылар Workdskills Russia программасы буенча белем алалар һәм хезмәт базарында үзгәреп торган шартларга яраклашалар.

2022 елда РФ Хөкүмәте хезмәт базарын тотрыкландыру өчен чаралар күрде. Шуларның берсе – “Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы”.

Бу программа кысаларында кешеләрне кирәкле һөнәрләргә укыту квотасы 2,5 тапкырга арттырылды. Быел яшьләр, балалы хатын-кызлар һәм өлкәннәр генә түгел, эшсез калып, хезмәт биржасына исәпкә басарга мәҗбүр булганнар өчен дә мөмкинлекләр бар. Илнең 85 төбәгендә 115 мең кеше яңа һөнәргә укып чыга ала.

Июнь азагына 8220 кеше укырга теләк белдергән. Бу квотаның 150 процентын тәшкил итә. Күп гаризалар каралган һәм хуплау алган. Былтыр Башкортстанда 1950 кеше яңа һөнәргә укып, документ алган. 84 проценты укыган белеме буенча эшләвен дәвам итә. Күпләр мәктәпкәчә тәрбия, социаль хезмәт күрсәтү, документлар белән эшләү, архив алып бару, пешекче, электромонтаж, агрономия, веб-технология, фармацевтика, график дизайн, эшкуарлык һөнәрен сайлаган.

Республика халкына сайлау өчен 301 Workskills программасы тәкъдим ителә. Гражданнар практик күнекмәләрне үзләштерә һәм пешекчеләр, чәчтарашлар, нефть һәм газ чыгару операторлары, тегүчеләр, умартачылар, персонал сайлап алу буенча белгечләр, эретеп ябыштыручылар була ала. Башкортстан Республикасында яшәүчеләр төзелеш җитештерүен оештыру, туроператор эшчәнлеге, каркас-тышлау конструкцияләрен һәм штукатур эшләрне монтажлау, продукция сыйфатын анализлау, автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь яки хезмәтне саклау өлкәсендә белгеч булырга өйрәнә алалар.

Проектта 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләргә аерым игътибар бирелә. Армиядә хезмәт итеп кайткан яшь кешеләр, шулай ук көллияттә яки вузда белем алганнан соң 4 айдан артык эшкә урнаша алмаучылар һөнәри әзерлек үтә ала. Шулай ук бары тик мәктәп белеме генә булган яшьләр дә укый ала.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас