Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июнь 2022, 18:23

Таныклыклар тапшырды

Азат Бадранов Терминология хезмәте эшчәнлеге республика өчен бик мөһим дип белдерде.

БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов БР Хөкүмәте карамагындагы Терминологик  хезмәт комиссия утырышын үткәрде. Ул “БР халыклары телләре турында”гы законны гамәлгә ашыруга багышланган иде. Чара ахырында катнашучыларга Терминология хезмәте әгъзасы таныклыклары тапшырылды.

Азат Бадранов Терминология хезмәте эшчәнлеге республика өчен бик мөһим дип белдерде. Аның эше төбәкнең төп дәүләт телләренең берсе – башкорт телен – үстерүгә һәм саклауга булышлык итә. Шулай ук башкорт әдәби телендәге терминологияне җайга салуга һәм яңаларын булдыруга үз өлешен сала.

–Кызганычка каршы, төрле муниципалитетлар биналары, кибетләр, дәваханә һәм башка учреждениеләр элгән вывескаларда тупас хаталар очрый. Димәк, комиссиягә бу юнәлештә эшен активлаштырып җибәрергә кирәк. Башкорт теле кулланылган төрле  өлкәләрдәге терминнарны дөрес куллану буенча тиешле контрольсез булмый, – дип белдерде  Премьер-министрның беренче урынбасары.

Чыганак: https: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: