Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2022, 23:23

Кырау төшүе мөмкин

Һава торышы күңелсез хәбәрләре белән килә.

Кырау төшүе мөмкин
Кырау төшүе мөмкин

Алдагы дүрт көндә һава торышы бакчачыларга күңелсез яңалыклар ясаячак. Синоптиклар фаразлавы буенча, республикага арктик һава массасы үтеп керә башлаячак.
26 июньнән 30 июньгә кадәр төнлә һава температурасы +5, +11 градуска, көндез +15, +21 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлана. Таулы районнарда туфрак өслегендә кырау төшүе ихтимал.
“Башгидрометеоүзәк” белгечләре хәбәр итүенчә, бу көннәрдә һава температурасы нормадан 2-4 градуска түбәнрәк булачак.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: