Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июнь 2022, 22:17

Без сезгә һәрчак рәхмәтлебез

Башкортстан Башлыгы медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.  

Без сезгә һәрчак рәхмәтлебез
Без сезгә һәрчак рәхмәтлебез

Башкортстан Башлыгы медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.  

"Медицина һөнәре һәрвакыт иң гуманлы һөнәрләрнең берсе булды. Анда профессиональлек, югары җаваплылык һәм кешелеклелек берләшә", - диде бүген Уфаның «Ватан» паркында узган Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

— Безнең галим-медикларның казанышлары киң билгеле. Мәсәлән, безнең офтальмологлар тарафыннан эшләнгән «Аллоплант» пластик материалы - нанотитан нигезендә сөяк пластикасы өчен инновацион материал», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Башкорт дәүләт медицина университетында Идел буе федераль округында беренче робот хирургиясе үзәге оештырылды. Якын арада БДМУ клиникасында клиник онкология институты ачылачак. Республикада безнең медицина институты галимнәре катнашлыгында мультидисциплинар табиб бригадаларын булдыру буенча уникаль тәҗрибә тупланган.

"Шушы көннәрдә безнең республика өчен беренче тапкыр "Русия Фәннәр академиясе академигы" дигән югары исемгә табиб, медицина фәннәре докторы, безнең медицина югары уку йорты ректоры Валентин Николаевич Павлов лаек булды. Ул медицина фәненә зур өлеш кертүе белән, һичшиксез, бу югары исемгә лаек дип саныйм. Республика медиклары күчмә бригадалар составында башка төбәкләрдә, якын чит илләрдә яшәүчеләргә ярдәм иттеләр һәм итәләр. Медицина университеты һәм медицина колледжы студентлары зур ярдәм күрсәтте”, - диде төбәк җитәкчесе.

Чарада катнашучылар коронавирус белән авыру сәбәпле гомерләре өзелгән 52 медицина хезмәткәрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Пандемия вакытында барлыгы 20 мең медицина хезмәткәре ковид белән авырган. Бүген безнең табиблар Донецк һәм Луганск халык республикаларының медицина оешмаларында эшли.

"Монда безнең белән — Донбасстан кайткан табиблар. Әйдәгез, аларны сәламлибез! Батырлык һәм югары профессиональлек өчен рәхмәт белдерәбез. Кадерле дуслар! Һәр көнегез кешеләрнең рәхмәте, якыннарыгызның сезне аңлавы белән җылытылсын. Сәламәт булыгыз һәм үзегезне саклагыз", - диде Радий Фәрит улы.

Республика Башлыгы медикларга Лука Крымский медальләрен, Русия Президенты Рәхмәт хатларын һәм Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чыганак:glavarb.ru

Фото:glavarb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: