Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь 2022, 20:55

Хакыйкать – Башкортстанның рәсми чыганакларында

Көнгә чыксаң, юньле хәбәр очратам димә...

novvedomosti.ru
Фото:novvedomosti.ru

-Без “постдөреслек” чорында яшибез. Тәнкыйтьләп фикер йөртү мөмкинлеген үстерергә һәм бары тик тикшерелгән чыганакларны гына укырга кирәк, – дип саный БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Елена Арямнова.

Шул рәвешле депутат Петербург икътисади форумында узган  “Культура отмены: беспрецедентные вызовы для медиаотрасли. Информационная политика стран в эпоху постправды” пленар сессиясе нәтиҗәләренә карата үз  фикерен белдерде.

–Тикшерелмәгән мәгълүмат күләме коточкыч артты. Тәүлек әйләнәсенә интернетта кулланучылар ачыклый алмаслык фейк хәбәрләр саны күп барлыкка килә. Башкортстанда чиновниклар берничә ел социаль челтәрләрдә актив эш алып бара. Процесска төрле дәрәҗәдәге депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый  фикер лидерлары да кушылды. Һәм бу коммуникация бик мөһим, – ди ул.

Власть гражданнар белән санлы диалогка бармый булдыралмый. Бер кысаларга да сыймаган “рус мәдәниятен” бетерү шартларында дөнья буйлап сибелгән ватандашларыбызга объектив мәгълүматны җиткерү мөһим. Петербург халыкара икътисади форумында “Диалог”  оешмасы генераль директоры Ленар Файзутдинов дәүләт закон да, заман рухы күзлегеннән дә интернетта барлык дәрәҗәдә актив булырга тиеш дип белдерде. Һәм Русиядә фейкларга каршылык күрсәтүче корал – илдә тәүге “Лапша”   сервисы  http://lapsha.media/ –  эшли башлавын белдерде.

Исегезгә төшерәбез, “Милли проектлар” белән “Объясняем РФ” проекты кысаларында “Объясняем Башкортостан”  https://vk.com/obyasnyaem102  төбәк ресурсы да гамәлдә. Ул барлык катлаулы һәм актуаль сорауларга аңлатма бирә. 

Чыганак: lapsha.media

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: