Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2022, 20:59

Җәй салкын булса да түзәрсең

Кышкы суык тәнне тындырмас.

Җәй салкын  булса да түзәрсең
Җәй салкын булса да түзәрсең

Кышкы суык тәнне тындырмас.

 

 

Башкортстанда яңа җылыту сезонына әзерлек башланды. Төбәктә алдагы көзгә, кышка 1 645 җылыту казанын, 4000 җылыту челтәрен, 517 җылыту пунктын, 16 мең чакрым суүткәргеч төзекләндерергә кирәк.

  Бу эшләр барышында Башкортстанның торак пунктларында  526 җылыту казанын, 148 чакрым җылылык бирү һәм 241 чакрым суүткәргеч челтәрен төзекләндерү бурычы тора.

Моннан тыш, капиталь төзекләндерү төбәк операторлары Уфа, Октябрьский шәһәрләрендә һәм Туймазы, Учалы, Күгәрчен, Авыргазы, Бүздәк, Караидел, Күгәрчен, Дүртөйле, Чакмагыш районнарында 19 күпфатирлы йортта җылыту системасын алыштырырга тиеш. 12 йортта эшләр башланган. Кышка әзерлек, гомум алганда, 32 процент тәшкил итә. Бу планлаштырылган графикка туры килә икән.

Башкортстан торак фондының энергия нәтиҗәлелеген арттыру өчен  6,5 мең ярым йортта җылыту торбаүткәргечләрен изоляцияләү планлаштырыла, элеватор узелларын көйләү, тагын 9,6 гомум йорт приборларын төзекләндерү һәм поверкалау бурычы бар.

 

Җәй салкын  булса да түзәрсең
Җәй салкын булса да түзәрсең
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: