Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2022, 14:53

Муса Гәрәевка - 100

егендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен яулаган Муса Гәрәевның тууына быел 100 ел тула. 

bashinform.ru Муса Гәрәевка - 100
Муса Гәрәевка - 100 Фото:bashinform.ru

Башкортстанда Мусә Гәрәев музеен ремонтлау төгәлләнә.

Легендар очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен яулаган Муса Гәрәевның тууына быел 100 ел тула. Төп бәйрәм чаралары быел 8 июльдә аның кече ватанында – Илеш районында үтәчәк.

 Республиканың мәдәният минситрлыгыннан хәбәр итүләренчә, музей территориясендә ремонт эшләре тәмамланып килә. Капиталь ремонтка һәм музей төрриториясен төзекләндерүгә акча субсидия рәвешендә “Мәдәни мохит” милли проекты кысаларында “Мәдәниятнең инфраструктурасын сыйфатлы яңа дәрәҗә белән тәэмин итү” төбәк программасына ярашлы Башкортстан Республикасы казнасыннан бүленгән.

Музей республика казансыннан барлыгы 10 миллион 332 мең 250 сум акча алган, шуның 2 миллион сумы очучының туган авылы Таш чишмәдәге филиалын төзекләндерүгә юнәлтелгән.

Бүгенге көндә музейда капиталь ремонт эшләнгән, күргәзмә залы ремонтланган, җылыту системасына монтаж ясалган, тротуар плиткасы салганнар, урамны яктырта торган фонарьлар куелган. Самолетны реставрацияләү эшләре якынча 1 июльгә тәмамланырга тиеш.

8 июльдә Үрге Яркәй авылында Мус Гәрәека һәйкәл һәм яңартылган музей ачылачак. Ташчишмә авылында халык бәйрәме – Сабантуй үтәчәк. Анда авиаторларның күрчәтмә чыгышлары күрсәтү планлаштырыла.

Чыганак:bashinform.ru

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: