Башкортстанга кыска вакытлы яшенле яңгырлар киләчәк. Башгидрометеоүзәк синоптиклары белдерүенчә, ял көннәрендә зарыгып көтеп алган җылылык начар һава торышы белән алмашыначак. 17 июньдә кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар һәм күк күкрәүләр булачак. Көндез һава температурасы +23, + 25 ° тан артмаячак дип фаразлана.
18 июнь, шимбә көнне төштән соң кайбер районнарда көчле яңгыр явачак. Җил көньяктан төньякка күчәчәк, күк күкрәү вакытында җил көчәячәк. Төнлә һава температурасы + 11, + 16 °, көндез + 22, + 25 ° булачак.
Моңа кадәр дә кыска вакытлы яңгырлар фаразланды, тик алар, нигәдер, тәүлек буена сузылдылар...
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ