Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июнь 2022, 13:24

Җиңел сәнәгать лабораториясе ачу буенча килешү төзелде

Уфада Росстандартның җиңел сәнәгать продуктлары өчен аккредитацияләнгән тикшерү лабораториясе эшли башлаячак.

Җиңел сәнәгать лабораториясе ачу буенча килешү төзелде
Җиңел сәнәгать лабораториясе ачу буенча килешү төзелде

16 июньдә, Санкт-Петербург халыкара икътисади форумында, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Росстандарт җитәкчесе Антон Шалаев һәм Кластерлар, технопарклар, Русиянең махсус икътисади зоналары Ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко белән очрашу үткәрде. Көн тәртибендә җиңел сәнәгать продуктлары өчен аккредитацияләнгән тикшерү һәм сынау лабораториясе, сәнәгать паркларында сертификация үзәкләре булдыру мәсьәләсе каралды.

2021 елның апрелендә Уфада узган Русия сәнәгать форумы кысаларында Радий Хәбиров һәм Антон Шалаев дәүләт стандартлаштыру, метрология һәм тестлау үзәге нигезендә җиңел сәнәгать продуктлары өчен аккредитацияләнгән сынау лабораториясе ачарга килештеләр. Лабораторияне техник эшләтеп җибәрү 2022 елның декабренә планлаштырыла.

 Радий Хәбиров Росстандарт үзәкләренең барлык кирәкле компетенцияләргә ия булуын һәм технопаркларда яшәүчеләргә үз продуктларын аттестацияләүдә булышуларын ассызыклады.

Чыганак: glavarb.ru

Фото: glavarb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: