Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 июнь 2022, 14:25

VPN-сервислар хәвефле

Сак булыгыз!

pronedra.ru
Фото:pronedra.ru

Русиядә кайсыбер көнбатыш социаль челтәрләренең блокировкалавы VPN-сервисларга игътибарны арттырды. Аларны куллану күзгә күренеп артты. Әмма интернет-кулланучыларның күбесе моның хәвефсез икәнен белә микән?

CyberART ГК Innostage  кибер-янауларны булдырмау үзәге җитәкчесе антон Кузьмин VPN-сервислар шактый уңайсызлыклар тудыра ала дип саный.  Алар интернетны куллану трафигы күләмен арттыра, интернет тизлеге дә кимергә мөмкин. Аннары, VPN-нар телефонда яисә компьютердагы мәгълүматка да куркыныч белән янарга мөмкин.

Белгеч сүзләре буенча, VPN-сервисларны даими кабызып торырга кирәкми. Бу программаны аерым кушымталар эшли алсын өчен генә кулланырга була. Калган вакытта VPN-ны сүндереп тору зарур. Аеруча бу банк кушымталары, шәхси почта, дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр ресурслары белән эшләгәндә мөһим, дип ассызыклый Кузьмин. Әгәр дә кулланучы онлайн-банк кушымтасына кабызылган VPN аша керде икән, мөһим мәгълүматлар таралып өлгергәнче тизрәк чаралар күрергә кирәк. Моның өчен, эксперт киңәш итүенчә, исәп мәгълүматларын яңартырга, банк күчермәләренә чикләү куярга, онлайн-түләүләрне тыярга кирәк.

VPN кулланучылары аны интернет-провайдер кебек кабул итә, ышана. Чынында исә провайдерларга  җитди таләпләр куела. Ә VPN-сервисларның серверлары  төрле илләрдә урнашырга һәм хакерлар кулларында булырга мөмкин.  Белгеч сүзләре буенча,  популяр VPN-сервисларның яртысының күбесе Кытайда урнашкан. Югыйсә алар Кытайда тыелган булса да. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: