Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 июнь 2022, 14:23

Капка төбен печән басты...

Ә сездә ничә сыер? Ә сез печән чабасызмы?

Капка төбен печән басты...
Капка төбен печән басты...

Ә сездә ничә сыер? Ә сез печән чабасызмы?

 

“Аллаһка шөкер, хәзер капка төбеннән дә печән чабабыз, элек урманнан да табып булмый иде, һәр аланның хуҗасы бар иде. Көтүдә маллар да күп иде. Безнең төбәк көтүендә 350 ләп баш сыер малы иде, бүген 36 баш мал йөри”, ди шушы фотоларның авторы Рәвис абый Сабитов.

 Әйе шул, элек капка төбендәге үләнне бәпкә-чебеш чүпли, кәҗә-сарык кимереп тора иде. Быел яңгыр булгач, капка төпләрендә ул куе булып үсте. Ә аны ашарлык мал юк. Булса да аз һәм... аларның урамда йөрергә хакы юк. Заманалар үзгәрә. Элек малны басуга кертергә ярамый иде... Тиздән маллар да сафка басып, урам уртасыннан гына, парадтагы кебек йөрергә өйрәнер. Хәер, әллә кая таралып йөрерлек көтү юк инде...

Ә печән ел саен үсә. Аны чабарга кирәк. Печән - авыл халкы тормышында иң зур эш булды һәм булачак, чөнки, "аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми"... 

Печән чабам

Печән чабарга әткәем,
Кече яшьтән өйрәтте .
" Менә, чабып карале,- дип, –
Саз үләне – күрәнне".
Чалгым үткер. Кетер - кетер
Үлән кыелып кала.
Кышкылыкка малкайларга
Мул гына азык була .
Печән өсте – җәйнең төсе.
Печән исләре тәмле.
Пешкән җиләкләрен кабам,
Телемдә кала тәме.
Киерелеп печән чабам,
Кабарып кала тезмәм.
Җәйләр саен печән чабам –
Гомер сәйләнен тезәм .

Ясирә Нәбиева.

Капка төбен печән басты...
Капка төбен печән басты...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: