Башкортстанда яшәүчеләрне күк күкрәп, кыска вакытлы яңгырлар турында турында кисәтәләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, киләсе 24 сәгать эчендә тискәре һава торышы фаразлана. Синоптиклар әйтүенчә, 16 июньдә болытлы булачак. Көндез республиканың төньягында кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәү күзәтеләчәк. Җил тотрыксыз, күк күкрәгәндә көчәячәк. Төнлә һава температурасы +11, +16 градус, көнчыгышта +6 га кадәр, көндез +23, +28 булачак. Юлларның аерым өлешләрендә төнлә һәм иртән томан төшәчәк.
Уфада төнлә һава температурасы +12, +14, көндез +26, +28 градус булачак.
Чыганак: Башинформ
Фото: vsegda-pomnim.com