

Президент Владимир Путин Русияне койма белән уратып алып булмый, ди. Мәскәүдә яшь эшкуарлар белән очрашуда безнең илгә карата кертелгән чикләүләргә карата ул шундый комментарий бирде.
“Ә без үзебез илебез тирәли шундый койма тотарга җыенмыйбыз”, – диде дәүләт башлыгы.
Путин шулай ук Русия икътисады ачык булачак, илебез үткәннәрдәге хаталарны кабатламаячак, дип ышандырды. Аның сүзләренчә, Мәскәү күп илләр белән хезмәттәшлек итәргә тели, шул исәптә БРИКС илләре белән дә. Алар бу җәһәттән аерым юнәлешләр буенча тәүге адымнар ясый башлаган.
Чыганак: lenta.ru