

100дән артык хәрби операция үткрелгән, 4 меңнән артык немец солдаты һәм офицерлары юк ителгән...
Бүген Уфада легендар Бөек Ватан сугышының легендар герое Даян Мурзинга һәйкәл ачылды. Шул уңайдан республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә яңа пост урнаштырган.
" Бүген Уфада Башкортстанның күренекле улы, легендар герое Даян Баян улы Мурзинга һәйкәл ачтык.
Аның гаҗәеп тормышы - батырлык, хәрби талант, Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге.
«Кара генерал»ның (фашистлар аны хөрмәт һәм курку белән шулай атаган) башы өчен Гитлер 2 миллион марка бүләк билгели. Ә бу вакытта "генерал"га, республикабыздан сугышка киткән элекке авыл мәктәбе укытучысына, нибары 20 яшь була.
Сугыштан соң Даян Баян улы күп еллар Прокуратура органнарында, эчке эшләр системасында җинаятьчелеккә каршы көрәште. Мондый биография берничә гомергә җитәр иде!
Шунысы мөһим: Прокуратура һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең яңа буыннары үзләренең ветераннарын хөрмәтлиләр, аларның батырлыклары онытылмасын өчен кайгырталар. Һәм мин инициативалы төркемгә һәм Башкортстан Прокуратурасына Даян Мурзинга һәйкәл ачу эшен ахырына кадәр җиткергәннәре өчен рәхмәтлемен. Республика да, үз чиратында, финанслау белән ярдәм итте.
Ватаныбызны саклаучыларга мәңгелек дан!" – дип язды Башкортстан Башлыгы.
100дән артык хәрби операция үткрелгән, 4 меңнән артык немец солдаты һәм офицерлары юк ителгән, элекке совет гаскәрләре генералы Андрей Власовны кулга алганнар, 20 күпер шартлатканнар, 60 эшелонны юк иткәннәр, 200дән артык юк ителгән танклар һәм автомашиналар – менә Даян Мурзин җитәкчелегендә көрәшкән батырларның казанышлары!