

БР премьер-министры Андрей Назаров белдерүенчә, быел юл фондының гомум күләме 32 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Былтыргы ел белән чагыштырганда бюджет акчалары 11 процентка арткан. Әле юл төзелеш эшләре тулы куәтенә бара.
2022 елда территориаль заказ кысаларында Бөре — Тастүбә — Сатка автомобиль юлы реконструкцияләнә. М-5 “Урал” федераль әһәмиятендәге Уфа юлы (Көнчыгыш чыгу юлы); Зинино поселогында транспорт чишелешен төзү эшләре бара. М-5 “Урал” автомобиль юлындагы транспорт чишелешеннән алып Нагаево шоссесына кадәр; Воровский урамы киселешендәге Агыйдел елгасы аша капиталь күпер ремонты гамәлгә ашырыла.
Шулай ук 2022 елда 5 инфраструктур проект гамәлгә ашырыла.
Андрей Назаров транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына территориаль заказларны тулысынча һәм үз вакытында үзләштерү мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты.
Төзелеш ресурсларына бәяләр артуы сәбәпле өстәмә федераль ярдәм сорап федераль юл агентлыгына хат җибәрелгән. Биредә сүз Бөре — Тастүбә — Сатка һәм Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын реконструкцияләү кебек зур объектлар турында бара.